Бүген Казанда социаль ипотека программасы кысаларында Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күп фатирлы торак йортка күченү тантанасы булды. 255 фатирлы йортта 70 фатир педагогика хезмәткәрләргә бүлеп бирелгән. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, йортка тантаналы күченү Россия Федерациясе Президенты Указы белән игълан ителгән Педагог һәм остаз елында уздырыла. Һәрберебезнең укытучысы бар. Педагог баланың киләчәк тормышына нигез сала. Без укытучыларның хезмәтен кадерлибез һәм хөрмәт итәбез. Сезнең эшегез гади түгел, әмма бик кирәкле һәм абруйлы», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга республика укытучылары өчен билгеләнгән 12 мең ноутбукка сертификат тапшырды. Узган ел шулай ук педагогларга 12 мең ноутбук бирелгән иде.
Аннары республика Рәисе фатирларның берсендә булды һәм яңа фатирларга күченүчеләр белән аралашты.
Барлык фатирлар да чиста бизәлештә тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, төтенләнү датчиклары белән җиһазландырылган. Моннан тыш, йортта су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан укуның автоматик системасы урнаштырылган.