Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия ягы чакыруы буенча Төркия Республикасының IDEX-2023тәге павильонында (БГӘ) булды. Экспозициядә төрле авиация эшләнмәләре тәкъдим ителгән иде.
Сарман районы шактый үсеш потенциалына ия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Сарман районы Советының хисап утырышында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов IDEX -2023 тә Tawazun павильонында булды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әмирлекләр ягы чакыруы буенча Абу-Дабида IDEX-2023 халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Сарман муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Аны Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көнен – 23 февральне югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
2023 ел уңышы өчен көзге культуралар 472 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан көзге бодай – 378 мең га, көзге арыш – 89 мең га. Шул ук вакытта көзге культураларның 40%ы оригиналь һәм элиталы орлыклар белән чәчелгән. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты, видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар да тоташтырылды.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасында илкүләм проектларның, республика һәм дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Татарстанга барлык тармак предприятиеләренең өзлексез эшен тәэмин итәргә кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте.
Коллегия Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб белән берлектә узды.
Төп тема - 2023 елда социаль-икътисадый тотрыклылык һәм төбәкнең икътисады үсеше.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рәстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнаша.
Коллегия Татарстан Республикасында Социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб белән берлектә уза.
Төп тема - 2023 елда социаль-икътисадый тотрыклылык һәм төбәк икътисады үсеше.
Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты (Казан) мәйданчыгында уза. Утырышның онлайн трансляциясе оештырылган (Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында).
Коллегия башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар махсус күргәзмә экспонатлары белән таныштылар.
Коллегиядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән статс-секретарь – Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Алексей Херсонцев (видеоконференцэлемтә буенча) мөрәҗәгать итте.