Татарстан Республикасында илкүләм проектларны һәм федераль программаларны тормышка ашыру ничек баруын, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләре, шулай ук башка проектлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Барлык районнар да видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.
Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Челны-хлеб» җитештерүендә булды.
Белем бирү сыйфаты буенча Чаллы мәктәпләре, гадәттәгечә, иң яхшылар рәтендә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр Советы утырышында хәбәр итте.
Чаллы шәһәр Советы утырышында Рөстәм Миңнеханов шәһәр җитәкчелеген ТКХ мәсьәләләренә аерым игътибар итәргә чакырды.
Чаллыда кече һәм урта бизнес уңышлы үсә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр Советының йомгаклау сессиясендә белдерде.
Чаллы шәһәре республика муниципалитетлары арасында аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов автокаланың Шәһәр Советы йомгаклау сессиясендә хәбәр итте.
Чаллыда МХО зонасындагы хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр Советы утырышында хәбәр итте. Утырышта автокаланың 2022 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре каралды.
Бүген, Ватанны саклаучыларкөнен бәйрәм итү кысаларында Казан шәһәренең Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннасы янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды - анда «Казан» атом су асты көймәсе командиры Вячеслав Самойлов, «ТР Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Александр Бородин, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшьләр иҗтимагый оешмалары рәисләре, яшь армиячеләр катнашты.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлады. «Россия Федерациясе Кораллы Көчләре 23 февральдә үзләренең төп бәйрәмен - Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр, - диелә котлау текстында. - Бу бәйрәм Ватаныбыз өчен хезмәт иткән, хәзер хәрби вахтада торучы, Россия армиясе һәм флоты сафларына керергә әзерләнүче, шулай ук дәүләтебездә тыныч хезмәт һәм хәрби батырлык белән иминлеккә ирешкән, бөек Ватаныбызның данын һәм куәтен ныгытучы һәркемгә тирән ихтирам билгесе булып тора.
Бүген «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыентыгыннан Казанда егерме бишенче күргәзмә ачылды, ул «Александр Македонский. Путь на Восток» дип атала .
Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов, Омскта, Владивостокта һәм Выборгта Эрмитаж вәкилләре, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, республика музейлары җитәкчеләре, Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар катнашты.