Бүген төштән соң Рөстәм Миңнеханов Казанда П.И. Чайковский исемендәге 1 нче балалар музыка мәктәбендә булды.
Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Мәктәпне карау барышында аңлатмаларны уку йорты директоры Яков Туркенич биреп барды.
Рөстәм Миңнеханов укыту программалары белән танышты, концерт залын, шулай ук кече залны карады, музыка мәктәбенең интерактив музеенда булды.
Мәктәптә укыту һөнәри һәм гомуми үсеш программалары буенча алып барыла, укучыларның төп өлеше һөнәри программалар буенча белем ала. Ел саен бу уку йортын 80гә якын укучы тәмамлый, аларның күбесе алга таба махсус мәдәният һәм сәнгать уку йортларына укырга керә.
Искәртеп узабыз, капиталь ремонттан соң мәктәп 2022 елның 17 октябрендә Казан мэры һәм Россиянең халык артистлары Денис Мацуев һәм Константин Хабенский катнашында ачылган иде.