Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасына ике көнлек эш сәфәренә килде.
Минск халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Беларусь Хөкүмәте вице-премьеры Петр Пархомчик һәм Россиянең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов каршы алды.
Эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Белоруссиядәге татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашачак, берничә сәнәгать предприятиесендә булачак, шулай ук эшлекле очрашулар һәм рәсми сөйләшүләр планлаштырылган.