Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә кече нефть компанияләре һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчеләре, министрлыклар җитәкчеләре, федераль структуралар вәкилләре, ТР Рәисе Администрациясе һәм ТР Министрлар Кабинеты Аппараты хезмәткәрләре катнашты.
Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы берничә инновацион проект карады. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Иртәгә, 28 февральдә, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы вәкилләре белән очрашты.
«Ак Барс» хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары, тренерлар штабы һәм персоналы белән очрашу «Ак Барс» (Казан) ХК базасында 2022/2023 еллар сезонының Континенталь хоккей лигасы плей-офф уеннары – 2023 елгы Гагарин Кубогы ярышлары башланыр алдыннан узды.
Чарада ТР Спорт министрлыгы һәм башка ведомство вәкилләре, «Ак Барс» ХК һәм ТР Хоккей федерациясе президенты Наил Маһанов катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасы ДОСААФы эшенә йомгак ясау буенча киңәшмәдә катнашты.
Төбәк берләшмәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында ДОСААФ идарәсе рәисе Сергей Старостин сөйләде.
Казан, гадәттәгечә, республика икътисадына зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәре Думасының хисап сессиясендә хәбәр итте. Утырышта Татарстан башкаласының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясадылар һәм 2023 елга бурычлар билгеләделәр.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының хисап сессиясендә катнаша. Утырышта Татарстан башкаласының 2022 елгы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясала һәм 2023 елга бурычлар билгеләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районы администрациясе урнашкан бинада булды. Бинада капиталь ремонт үткәрелгән.
Рөстәм Миңнеханов башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде, учреждение эше белән танышты. Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов аңлатма бирде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыгына, шулай ук 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган чараларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык структуралар вәкилләренә рәхмәт белдерде. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
Барлык районнар да киңәшмәгә видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина Татарстанның муниципаль районнарында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү схемаларын килештерү барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин да катнашты.
Барлык районнар да видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.