Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм бөтен Русьның Изге Патриархы Кирилл белән очрашты.
Әңгәмә Патриарх һәм Синодаль резиденциядә узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Казанның Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында узды.Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.
Бүген республика Дәүләт Советы бинасында Көнбатыш Себер нефть-газ комплексын коручыларның берсе булган күренекле нефтьче һәм төзүче Генадий Иосифович Шмальнең 85 еллыгына багышланган «Эта Земля выбрала нас» дигән китабы тәкъдир ителде. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык беренче утырышында катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Көн тәртибенә барлыгы 28 сорау кертелгән иде. Аерым алганда, депутатлар Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколовның ведомствоның 2022 елгы эш нәтиҗәләре турындагы хисабын тыңладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2022 елгы эш йомгаклары буенча киңәшмәсендә катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгыш ясап, ул узган 2022 елның тотрыксыз икътисадый хәл шартларында узуын искәртте. Россия Федерациясе Президенты һәм ил Хөкүмәте икътисадны яклау, шул исәптән эшкуарларга ярдәм итү буенча чаралар комплексын кабул итте.
Бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Казан югары танк команда училищесы территориясендә Россия Геройлары - училищены тәмамлаучылар бюстлары ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстанның чигелгән картасын» - республика картасы рәвешендәге бердәм картина төзергә планлаштыра, анда һәр район җирле халык традицияләре нигезендә чигәчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.
Татарстан Республикасының тулаем уңышлы үсеше безнең муниципаль берәмлекләренең иминлегеннән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә республика җитәкчелеге урыннардагы эшләрнең торышына, территорияләрне перспективалы үстерү бурычларын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирә. Бу турыда бүген Лаеш муниципаль районы Советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте.
Утырыш 2022 елда районның социаль-икътисадый үсешенә һәм 2023 елга бурычларга багышланды.
Төп нотык белән Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов чыгыш ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә Юлламасын игълан итү тантанасында катнаша.
Юллама Мәскәүнең Гостиный дворында яңгыраячак һәм традицион рәвештә 12.00 сәгатьтә башлана.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Лаеш муниципаль районында эш сәфәрендә.
ТР вице-премьеры Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов озатуында Столбище авылындагы берничә предприятиедә булды.