Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КБАО генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы арасында хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру, шулай ук халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча проектларны гамәлгә ашыру турында барды.
Рөстәм Миңнеханов Светлана Чупшевага Татарстан Республикасы белән нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм уртак проектларны тормышка ашыруга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтен тапшырды.
АСИ башлыгы Казанга эш сәфәренә килде. Визиты кысаларында Светлана Чупшева Татарстан Республикасы "Беренчеләр хәрәкәте"нең "Алга! Киттек!" бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте" республика форумын ачуда катнашачак .