Кадерле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Космонавтика көне белән котлыйм!
Бу көн космонавтларның хезмәте һәм батырлыгы, галимнәрнең һәм ракета-космос тармагының барлык хезмәткәрләренең таланты һәм осталыгы аркасында булган зур фәнни-техник казанышны искә төшерә. Бүген космик тикшеренүләрнең роле көннән-көн арта. Космос аппаратлары элемтә, навигация, телевидение системаларын оештыру, һава шартларын һәм Җирнең табигый ресурсларын өйрәнү өчен кулланыла. Космосны өйрәнү медицинада, робототехникада, энергетикада һәм сәнәгатьнең башка өлкәләрендә зур уйлап табуларга, алга китеш технологияләренә китерә. Ниһаять, космосны үзләштерү миллионлаган иҗади кешеләр өчен илһам чыганагы.
Үз вакытында Татарстанда космик технологияләр шактый үсеш алды. Казанда ракета двигательләренең сызымнары өстендә бөек конструкторлар Глушко һәм Королев эшли. Моннан тыш, республика башкаласында космик кораблар өчен мөһим детальләр җитештерүче заводлар урнашкан.
Илебезнең данлы үткәне гомуми горурлык предметы гына түгел, ә киләчәк ачышлар һәм казанышлар өчен дә гарантия булсын. Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек, яңа техник эшләнмәләр һәм фәнни җиңүләр телим.