Рөстәм Миңнеханов "Беренчеләр хәрәкәте" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте остазлары һәм активистлары белән очрашты

11.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Беренчеләр хәрәкәте" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте остазлары һәм активистлары белән очрашты. Очрашу Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Алга! Киттек!» республика форумын ачу алдыннан узды. Очрашуда шулай ук «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КБАО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада яшьләр сәясәте мәсьәләләренә җитди игътибар бирелә. Бүген яшьләр «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлегенә актив катнашалар. "Бу процесста иң мөһиме – остазлар. Беренчедән, алар - сыйныф җитәкчеләре, балалар бакчаларында өлкән төркем тәрбиячеләре һәм үзләре өчен кызыклы юнәлешләр алып барачак яшьләр. Бездә яхшы инфраструктура бар. Әгәр без бу мәсьәлә белән игътибар белән шөгыльләнсәк – без зур нәтиҗәләргә ирешә алабыз», - диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, яңа хәрәкәт мөһим кыйммәтләрне якларга тиеш. Алар арасында туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә һәм ил тарихына хөрмәт. "Хәрәкәтне булдыруны безнең илкүләм лидер Владимир Владимирович Путин хуплады. Ул бу гомумдәүләт бурычы икәнен аңлый. Үз илең өчен нык һәм бердәм булырга кирәк», - дип өстәде республика Рәис.

Очрашу барышында балалар яшьләр хәрәкәтләрендә һәм гамәлгә ашырыла торган проектларда катнашу тәҗрибәләре турында сөйләделәр. Әйтик, Зәй шәһәреннән Камил Нигъмәтуллин «Минем ишегалдым лагере» проектын тәкъдим итте. Бу йорт янында урнашкан балалар лагерына альтернатива. Смена программасы балалар уйнап кына калмыйча, иҗат белән дә шөгыльләнсен һәм яңа белем алсын өчен төзелә.

«Казан ачык талантлар университеты 2.0» КБАО башкарма директоры Аделя Әхмәтова республика мәктәпләрендә фәнни түгәрәкләр үсеше турында сөйләде. Моннан тыш, фәнни сменаларны балаларны савыктыру лагерьлары базасында үткәрү планлаштырыла.

«Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсында җиңүче Полина Иванова яңа иҗади юнәлешләрне, мәсәлән, аниме-мәдәниятне активрак үстерергә тәкъдим итте. Аерым алганда, аниме сәнгате аша кешеләрне Татарстан мифологиясе белән таныштырырга мөмкин.

«УРАМ» яшьләр экстрим-паркы директоры Мария Крюкова спортның экстремаль төрләре белән кызыксынучы балалар өчен проектлар, шулай ук Казанда «Беренчеләр хәрәкәте» бөтенроссия спорт фестивален уздыру турында сөйләде.

«Дрим лаб» медиа-проекты һәм «Беренчеләр хәрәкәте» цифрлы сервисларының үсеше белән Ләйсән Гатауллина таныштырды. Лаборатория Б. Рәмиев исемендәге яңа ИТ-паркта урнашкан. Монда яшьләр ИТ һәм медиа өлкәләрендәге мәсьәләләрне хәл итә, үзләрен төрле проектларда сынап карый ала.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.