Рөстәм Миңнеханов: Татарстан – яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Россия субъектлары арасында алдынгы

11.04.2023

Бүген Казанда "Беренчеләр хәрәкәте" бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең "Алга! Киттек!" республика форумы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» КБАО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,"Алга! Вперед!" актив яшьләрне, иҗтимагый оешма лидерларын, республиканың барлык районнарыннан остазларны һәм педагогларны берләштерә. "Сез яңа хәрәкәтнең бер өлеше булдыгыз. "Беренчеләр хәрәкәте" - яшьләр сәясәте нигезе, патриотларны тәрбияләү мәйданчыгы булырга тиеш. Аны булдыруны безнең Президент Владимир Владимирович Путин хуплады», - диде ТР Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Татарстан - яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Россия субъектлары арасында алдынгы. Бүген республикада бу юнәлештә күп эшләр башкарыла: заманча яшьләр инфраструктурасы үсеш ала, дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм аларның инициативалары хуплана. Бу эш яшьләр үз потенциалын тормышка ашыра һәм талантларын үстерә алсын өчен эшләнә.

"Безнең җиребез талантлы һәм эш сөючән кешеләргә бай, аларның исемнәре тарихка мәңгегә язылган. Алдагы буын казанышлары һәм җиңүләре сезнең өчен илһамлы үрнәк булыр дип ышанам. Һәм сез фәнне үстерергә, спортта уңышларга ирешергә, Ватанны сакларга, Татарстан мәдәниятен баетырга лаеклы булачаксыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген илебез авыр вакытлар кичерә, шуңа күрә читтә калмау, бердәм булу, актив гражданлык позициясен күрсәтү мөһим.

"Беренче, алдынгы булу - бу мактаулы миссия генә түгел, ә әти-әниегез, дусларыгыз, укытучыларыгыз, ил һәм республика алдында зур җаваплылык та. Татарстан яшьләре "беренче" исемен лаеклы йөртәчәк һәм бу хәрәкәттә бик актив катнашачак, дип ышанам. Республика сезнең барлык башлангычларыгызны хуплаячак. Сезгә уңышлар һәм казанышлар телим!" - дип өстәде республика Раисы.

Светлана Чупшева, үз чиратында, бүген илдә яшьләр өчен күп платформалар булдырылуын билгеләп үтте. "Беренчеләр хәрәкәте" сезнең һәрберегез өчен тормышка ашыру өчен күп мөмкинлекләр ача: бу экология дә, волонтерлык та, фән дә, медиа да – киләчәктә сезгә кирәк булачак барлык нәрсәләр. Шулай ук сез бүген үк үзегезне конкрет проектта күрсәтә аласыз, яңа нәрсә булдыра аласыз. Һичшиксез, бу хәрәкәт безнең ил буенча нык адымнар белән барачак. Мин сезне котлыйм һәм төрле уңышлар телим һәм Стратегик инициативалар агентлыгы проектларында катнашырга чакырам. Без "Яңа заман өчен көчле идеяләр" платформасын эшләтеп җибәрдек, анда һәркем илебезне үстерү өчен үз идеясен һәм проектын тәкъдим итә ала", - диде АСИ башлыгы.

Форум 13 апрельгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында дәвам итәчәк. Чара балаларга һәм яшьләргә "Беренчеләр хәрәкәте" мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирүгә һәм аларның иҗтимагый файдалы эшчәнлектә катнашуга мотивациясен арттыруга юнәлдерелгән. Форумда катнашу өчен Казанда 1000нән артык бала һәм яшүсмер, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» остазлары җыелды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.