Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты

11.04.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин очраштылар. Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.

Очрашуда Татарстан территориясендә инфраструктура объектларын төзү, федераль программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, РФ вице-премьеры - Оештыру комитеты рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.