ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанда 121,8 мең га яки 6,5%ы чәчелгән

15.04.2023

Республика кырларында язгы кыр эшләре актив алып барыла. 121,8 мең га яки 6,5%ы чәчелгән. Быел чәчү мәйданы 2,7 млн га тәшкил итәчәк, шул исәптән язгы чәчү - 1,8 млн га. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Министр язгы кыр эшләрен уңышлы һәм сыйфатлы башкару өчен 37,3 млрд сум кирәклеген хәбәр итте. Шулардан 25 млрд сумга якынын хуҗалыклар чәчүгә әзерләнүгә юнәлткән. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең төрле юнәлешләре буенча 4,4 млрд сум бүлеп биргән. Апрель ахырына кадәр тагын 1 млрд сумга якын акча җибәреләчәк.

Аннары Марат Җәббаров терлекчелек тармагының быелның 1 кварталында авыл хуҗалыгы берәмлекләре буенча эш нәтиҗәләре турында кыскача сөйләде. 3 ай эчендә авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 34 млрд сум алынган, шуларның 112 проценты - 25 млрд сумы - терлекчелектән, узган елга карата 103 процент үсеш белән. Сөт 12,3 млрд сумлык (2022 елга карата 112%), терлек һәм кошлар 1 млрд сумлык (95%), йомырка 1,8 млрд (104%) сумлык сатылган.

Республиканың авыл хуҗалыгы берәмлекләрендә 1 апрельгә 639 мең баш эре мөгезле эре терлек бар, аларның саны 2022 елга 1%ка кимегән. Дуңгызлар саны 2%ка кимрәк. Кошлар саны 6 процентка арткан. 401 мең тонна сөт савылган, бу 2022 елга карата 112% тәшкил итә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.