Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны төзекләндерү объектлары өчен онлайн-тавыш бирүдә катнашырга өндәде

15.04.2023

Бүген бөтен ил буенча киләсе елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча ел саен онлайн-тавыш бирү башлана. Рөстәм Миңнеханов республика халкын проектта актив катнашырга өндәде.

Тавыш бирү 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Республика Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша Татарстан халкы үзләре паркларны, скверларны һәм башка шәһәр мохите объектларын, шулай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын билгели алачак, алар өстенлекле тәртиптә яңартылачак.

"Тавыш бирү нәтиҗәләренә, шул исәптән аның катнашучыларына да, республикага җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә бүлеп бирелә торган акча күләме бәйле булачак. Бу бик яхшы проект. Әлеге эш сыйфатлы тормышка ашырылыр дип өметләнәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.