Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов санитар-экологик ике айлык кысаларында республиканың иҗтимагый киңлекләрен тәртипкә китерергә кушты. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә белдерде.
Республикада ике айлык 1 апрельдән башланды. Бүгенге көндә күзәтчелек органнары тарафыннан 1371 хокук бозу очрагы ачыкланган, 298 беркетмә төзелгән, 130 мең сумлык штраф салынган. 693 рөхсәтсез чүплек ачыкланган, аларның яртысы юкка чыгарылган.
"Экология министрлыгы 13 апрельдә Казан һәм 8 районны әйләнеп чыкты. 66 хокук бозу очрагы ачыкланган. Территорияләре еш кына киртәләнмәгән һәм бөтен чүп-чар округ буйлап тарала торган ТКО полигоннарына карата күп кенә искәрмәләр», - диде республика Рәисе.
Башлыкларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ачыкланган хокук бозуларны бетерү эшен оештырырга, шулай ук җәмәгать киңлекләренең: паркларның, скверларның, яр буйларының санитар торышына аерым игътибар бирергә кушты. "Автомобиль юллары һәм РЖД бүлекчәләре баланс тотучылары белән берлектә юллар яны полосаларын һәм янәшәдәге территорияләрне җыештыруны һәм норматив-санитар хәлдә тотуны тәэмин итәргә кирәк", - дип өстәде ТР Рәисе.