Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов IS Group хуҗасы Синиш Яснич белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек, багланышлар мөмкинлекләре һәм мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Очрашуда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.