Рөстәм Миңнеханов XI республика ифтарында катнашты

15.04.2023

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында XI республика ифтары узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Быел күргәзмә үзәгендә бөтен Татарстаннан 11 меңнән артык мөселман җыелды. Ифтарны оештыручылар - гадәттәгечә ТР Мөселманнары диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган Авылым» милли-туристик комплексы тора. Аларга 1000гә якын волонтер ярдәм итә. Логистиканы оештыру максатларында бүтән шәһәрләрдән һәм районнардан килгән кешеләр өчен автобус трансферлары җәлеп ителгән.

Быел оештыручылар республика ифтар чаралары планына яңалыклар керттеләр. Традицион хәләл-маркет күргәзмәсен оештырудан тыш, И.Шакиров исемендәге концерт залында Рамазан аена багышланган 3D-инсталляция әзерләгән. Моннан тыш, төп чара башланыр алдыннан дога кылу залында Буа дәүләт драма театры «Дервиш» моноспектаклен күрсәтте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.