ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда торак төзелеше планы 43%ка үтәлгән

15.04.2023

15 апрельгә республикада торак төзелеше буенча еллык план 43 процентка үтәлгән - 1 млн.331 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Төзелеш темплары буенча алдынгылар - коммерциячел торак. Еллык планның 46%ы үтәлгән. Төзүчеләр 660 мең кв. метр мәйданлы 91 күп фатирлы йорт тапшырганнар. Социаль ипотека программасы кысаларында йөкләмәләрнең 42 проценты үтәлгән: 67 мең кв.метрга 17 йорт төзелгән. Ел ахырына кадәр 53 йорт тапшырырга кирәк. Шәхси торак төзелеше буенча план 40%ка үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 604 мең кв. м тәшкил итә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча программалар гамәлгә ашырыла. 2023 елда 930 ятим бала үз тораклары белән тәэмин ителергә тиеш. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән ТР Дәүләт торак фонды арасындагы электрон сәүдә нәтиҗәләре буенча, ятим балалар өчен Казанда федераль акчалар кулланып, 47 фатир сатып алуга дәүләт контракты төзелгән. Шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына икенче дәүләт контракты төзү өчен электрон аукцион игълан итү өчен 156 торак урын исемлеген килештерүгә җибәрелгән.

80 яшь гаилә буенча «Электрон бюджет» системасында барлык 38 муниципалитет белән килешүләр төзелгән. Бүгенге көндә барлык таныклыклар яшь гаиләләргә тапшырылган. Шулай ук күп балалы гаиләләр өчен барлык 34 сертификат рәсмиләштерелгән. 6 сертификатның берсе рәсмиләштерелгәнче, мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр арасыннан гражданнарга тапшырылырга тиеш. Калган 5 алучы буенча эш дәвам итә.

Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында «Торак» федераль проекты буенча эшләр алып барыла - үтәлеш 39% тәшкил итә.

"Мәгариф" өлкәсендә 11 мәктәп төзелеше дәвам итә. Төзелеш-монтаж эшләре подрядчылар тарафыннан 40%ка башкарылган. Казанда төзелә торган ике балалар бакчасы буенча хәл түбәндәгечә: «күчеш» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең әзерлеге 57 процентка бәяләнә, ә икенче объектта эшләр 12 процентка башкарылган.

Сәламәтлек саклау тармагында 2 программа гамәлгә ашырыла. Аларга 42 муниципаль берәмлектә 47 ФАП керә, алар буенча эшләр 22% тәшкил итә. Шулай ук ике поликлиника буенча эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 40,5% тәшкил итә.

Ике программа «Мәдәният»т армагында гамәлгә ашырыла. Алар буенча 7 район һәм авыл мәдәният йорты төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. Подрядчылар гомуми эш күләменең 68%ын башкарганнар.

Әйләнә-тирә мохитне саклау чаралары үз эченә 2 программа буенча 5 объектны ала. Аларның дүртесе «Экология» илкүләм проектына керә. Казанда биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләр 56% тәшкил итә, Казанда ләм кырларын рекультивацияләү - 49%, Түбән Кама сусаклагычында торба үткәргечләрен демонтажлау - 18%, Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү - 59,5%.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча зур эш дәвам итә. Бүгенге көндә 12 муниципаль берәмлектә эшләр башланган. Марат Айзатуллин шулай ук төзекләндерү объектларын сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирүе турында сөйләде. Татарстан халкына тавыш бирергә тәкъдим ителә торган җәмәгать киңлекләре исемлеге барлык 45 муниципаль берәмлектә 267 объектны үз эченә ала. Йорт яны территорияләренә килгәндә, тавыш бирүгә 2 меңнән артык ишегалды куелган.

«Табигый ресурсларны яңадан җитештерү һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында Куйбышев сусаклагычын Кама Тамагы бистәсе янында ярларны ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 79% тәшкил итә.

Шулай ук бүген 4 ябык футбол манежы (гомуми үтәлеш 5 процент тәшкил итә), 6 балаларны савыктыру лагеры (16 процент), 10 халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты (39 процент) һәм 8 торак пункт башкарма комитеты бинасы (24 процент) төзелә. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Саба районында биологик чистарту корылмалары төзү буенча эшләр алып барыла. Эшләрнең үтәлеше 10% тәшкил итә.

«Чиста су» федераль проекты буенча Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы төзелеше дәвам итә (эшләр күләме 83% тәшкил итә) һәм яңа объект буенча - Тукай районының Белоус авылында челтәрләр төзү (25%).

Моннан тыш, министр хәбәр иткәнчә, бу пәнҗешәмбе көнне РФ Төбәк үсеше буенча Хөкүмәт комиссиясе президиумында Татарстан 2023-2024 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы проектын яклады. Әлеге программа кысаларында 8,6 млрд сумлык 190 объектны модернизацияләү планлаштырыла. Быел аларның 2 млрд сумлык 30 чарасын үтәү планлаштырыла. 2024 елга 6,6 млрд сумга 160 чара планлаштырылган.

Хезмәтне саклау өлкәсендә үзлегеннән җайга салынучы оешмалар ел башланганнан бирле 625 тикшерү үткәргән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 276 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрә. Дәүләт программалары объектларына заказчы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 197 тапкыр контроль-күзәтчелек чаралары белән төзелешләргә чыккан. Агымдагы елның гыйнварыннан ачыкланган барлык 270 хокук бозу хәзерге вакытта бетерелгән.

Санитар-экологик ике айлык кысаларында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 14 хокук бозуны ачыклаган. Ведомство белгечләре тарафыннан 10 беркетмә төзелгән. Административ җаваплылыкка 5 юридик һәм 5 вазыйфаи зат җәлеп ителгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.