Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аны ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Ярминкәдә Арча, Кукмара һәм Мамадыш районнары, шулай ук республиканың кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителгән. Фермерлар 10 млн сумлык товар алып килгәннәр. Шул исәптән, бәрәңге һәм яшелчәләр - 40 тонна, сыер ите - 8 тонна, кош ите - 1 тонна, салып җибәрә торган сөт - 4,5 тонна, сырлар - 1 тонна, атланмай - 1,2 тонна, шикәр - 10 тонна, он - 8 тонна, ярмалар - 4 тонна, йомырка - 32,4 мең данә.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы товарлары ассортиментын бәяләде, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Шулай ук Татарстан Рәисе «Казан» агросәнәгать паркының җитештерү мәйданнарында булды, анда колбаса эшләнмәләре җитештерү белән танышты.
Ярминкәләр һәр шимбә Казанның 14 мәйданчыгында, Чаллы һәм Зеленодольск районының 2 мәйданчыгында, Түбән Каманың 3 мәйданчыгында уза. Шәһәрлеләр җирле фермерлардан азык-төлекне арзан бәядән сатып ала ала. 18 марттан 8 апрельгә кадәрге чорда 4 ярминкә көнендә сәүдә мәйданчыкларына 253,5 млн сумлык продукция кертелгән. Ярминкәләр үткәрү өчен 32 муниципаль район, 3,3 меңнән артык транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. Ярминкәләр 22 апрельгә кадәр планлаштырылган.