Татарстан Рәисе Пасха һәм Ураза бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты

15.04.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Пасха һәм Ураза бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты.

Республика Рәисе быел мөселманнар да, православие динендәгеләр дә бер үк вакытта пост (ураза) тотканнарын билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә якын көннәрдә республиканың төп конфессияләренең массакүләм дини чаралары узачак.

Әйтик, бүген кич «Казан Экспо» да 11 нче республика ифтары узачак, анда ким дигәндә 11 мең кеше катнашачак. Иртәгә, 16 апрельдә, православие динендәгеләр христианнарның төп бәйрәмнәренең берсен - Пасханы билгеләп үтәчәк. 21 апрельдә мөселманнар Рамазан аеның тәмамлануын - Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк.

"Бу көннәрдә бөтен җирдә катнашучылар күп булган бәйрәм гыйбадәтләре узачак. Мин Эчке эшләр министрлыгына һәм Росгвардиягә мөрәҗәгать итәм - җәмәгать тәртибен һәм иминлеген саклау чараларын көчәйтүне, террорчылыкка каршы саклану чаралары комплексын тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

"Барлык православие кардәшләребезне - Пасха белән, ә мөселманнарны якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлыйм!"- дип өстәде ТР Рәисе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.