Республиканың финанс органнарында профессионалларның берләшкән командасы эшли. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Финансист көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Тантана Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Югославия һәм Сербия кинорежиссеры, кино актеры Әмир Кустурица һәм «Ленфильм» киностудиясе Директорлар советы рәисе, продюсер, режиссер һәм актер Федор Бондарчук белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген «Казан Экспо»да «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара икътисадый форумының пленар утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов, Россия-Кытай палатасының Кытай өлеше рәисе, машина төзелеше һәм электрон продукцияне импортлау һәм экспортлау буенча Кытай сәүдә палатасы Рәисе Чжан Юйцзин, Россия һәм Кытай компанияләре вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов бүген «РОСТКИ: Россия һәм Кытай-үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы кысаларында «Казан Экспо» КГҮдә узган «Ирекле программа тәэминаты (open – source) базасында Россия һәм Кытайның уртак инновацияләре» сессиясендә катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников «Алабуга» МИЗ һәм «Алабуга Политех»та булдылар.
РФ Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «КАМАЗ» заводында булды. Визит кысаларында аларны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республиканың барлык финансчыларын һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәм – Финансчы көне белән котлыйм!
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Синьцзян-Уйгыр автономияле районы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Мәрдан Мукийит белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Мәрдан Мукийит Татарстан Республикасына «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумында катнашу өчен килгән.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов CHN Energy (Кытай) халыкара үсеш компаниясе Директорлар советы рәисе У Цюан белән очрашты.