ТР Сәнәгать министрлыгы: Республикада сәнәгать җитештерүе индексы 7 ай нәтиҗәсе буенча 103,8 % тәшкил итте

09.09.2023

Республикада сәнәгать җитештерүе индексы 7 ай нәтиҗәсе буенча 103,8% тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан Рәисе үткәргән республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Олег Коробченко республика сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Татарстан икътисадының социаль-икътисади тотрыклыгын һәм үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча алып барылган эше турында сөйләде. "8 ай нәтиҗәләре буенча республиканың сәнәгать комплексы предприятиеләре 32 млрд сумнан артык акча җәлеп итте, шул исәптән максатчан программалар буенча 25 млрд сум", - диде министр. 

Ул кайбер предприятиеләрнең «сәнәгать ипотекасы»ның яңа механизмын куллануын искәртте.  Әлеге программа буенча җәлеп ителгән акчалар суммасы 283 млн сум тәшкил итә. 2023 елда сәнәгать ипотекасы шартлары яхшырды: предприятиеләр күчемсез милек кенә түгел, ә сәнәгать объектларын да сатып ала ала, шулай ук реконструкция яки модернизация үткәрә ала.

"Төбәкара элемтәләр яңа дәрәҗәгә чыга, - диде Олег Коробченко, халыкара һәм төбәкара элемтәләр турында доклад ясаганда. - 1 августка республиканың Россиянең 80 субъекты белән килешү мөнәсәбәтләре бар. 2023 елда 4 яңа килешү имзаланды. Быел төбәкара сәнәгать кооперациясен киңәйтүгә юнәлдерелгән 54 чара уздырылды, төбәкләргә бизнес-миссияләр даими рәвештә оештырыла".

Министр шулай ук быел Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында 120дән артык халыкара чара уздыруын да әйтте. Чит илләрдә сәнәгать мәйданчыкларын булдыру буенча эш дәвам итә. 

Үз докладында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы республика предприятиеләрендә кадрлар җитмәү темасына тукталды. Аның сүзләренчә, потенциаль эшчеләрнең күрше төбәкләрдән килүе өчен «тиз» арзан торак кирәк. Хәзерге вакытта торак мәсьәләсен хәл итүдә иң алдынгылар - КАМАЗ һәм Haier. КАМАЗ хезмәткәрләре өчен ДТФ белән берлектә аренда тибындагы 6 йорт төзү планлаштырыла, шуларның 170 фатирга 1 йорт быел, 2 йорт - киләсе елда һәм 3 йорт-  2025 елда тапшырылачак. Haier үз исәбенә 900 кешегә исәпләнгән заманча тулай торак төзегән инде. Бу 275 бүлмәле 2 биш катлы торак блок. Яшәүчеләр өчен барлык кирәкле шартлар тудырылган, шул исәптән ашханә, кибет, спорт залы.

Шулай ук Олег Коробченко стратегик планнар кысаларында стратегик максатны язырга тәкъдим итә – югары технологияле Татарстан.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте