Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә берничә йөкләмә бирде.
Иртәгә, 10 сентябрьдә, бердәм тавыш бирү көне узачак. Республикада җирле үзидарә депутатларын өстәмә сайлаулар узачак. 37 муниципаль берәмлектә 161 депутатны сайлау уза. Тавыш бирүне оештыруда 175 участок һәм 41 территориаль сайлау комиссиясе катнашачак.
"ТР Үзәк сайлау комиссиясе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, хокук саклау органнары һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре, сайлау комиссияләренә закон таләпләренә ярашлы рәвештә югары оештыру дәрәҗәсендә тавыш бирүне үткәрү өчен, кирәкле ярдәм күрсәтергә тиеш. Сайлау участокларында һәм иҗтимагый урыннарда куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук республика Рәисе җылыту сезонын вакытында һәм оешкан рәвештә башларга йөкләде. "Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, район һәм шәһәр башлыкларына, тармак министрлыкларына һәм ведомстволарына кыска вакыт эчендә барлык объектларны җылыту чорына әзерләргә кирәк. Соңгы көн - 15 сентябрь. Салкыннар килгәч, без җылылыкны җибәрергә әзер булырга тиеш. Беренче чиратта, социаль объектларда - хастаханәләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, интернатлар", - диде Рөстәм Миңнеханов.