Бүген Казан Кремлендә 2023 елда регби буенча Россия Кубогын яулаган «Стрела» регби клубын хөрмәтләделәр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм тренерларны трофейны яулаулары белән котлады. Тантанада Татарстан Премьер-министры, Россия регби федерациясенең Югары советы әгъзасы Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары Шамил Гаффаров һәм Роман Шәйхетдинов, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстеръ министры Айрат Хәйруллин озатуында Иннополис инновацион үзәгендә булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов белән очрашты.
Kazan Digital Week форумы Татарстан Республикасының визит карточкаларының берсенә әверелде һәм ел саен һөнәри җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уята. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week-2023 халыкара форумының пленар утырышында белдерде. Эштә РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, берничә федераль министрлык һәм ведомство вәкилләре, Һөнәрләр һәм күнекмәләр үсеше агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, шулай ук ИТ-өлкәдәге әйдәп баручы компанияләр җитәкчеләре катнашты.
Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә DigitalSkills-2023 V тармак чемпионаты ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, РФ Транспорт министры урынбасары Дмитрий Баканов, Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов катнашты.
Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инфраструктураны үстерү стратегиясенә багышланган стратегик сессиядә катнашты. Чараны РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык объектларын җылылык бирү чорына әзерләү ахырына якынлаша. Хәзерге вакытта эшләр объектларның 99,9%ында тәмамланган, дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
«Иннополис» инновацион үзәге 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» ХКҮдә узачак Kazan Digital Week 2023 Халыкара форумында актив катнашачак.
Казанга эш сәфәре азагында Үзбәкстан Премьер-министры Абдулла Арипов Татарстанның сәнәгать потенциалы күргәзмәсе белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Бүген Согуд Гарәбстанында узган Бөтендөнья мирасы комитетының 45 нче киңәйтелгән сессиясендә Казан университетының Астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.
Казан федераль университеты обсерваторияләрен Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча эш 2019 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» республика фонды ярдәмендә алып барылды.