Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия экологик операторы» башлыгы Денис Буцаев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, шулай ук аларны җыю, туплау һәм эшкәртү инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
«Россия экологик операторы» компаниясе РФ субъектларының «Экология» илкүләм проектында каралган каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү кысаларында төбәк операторларының гамәлләрен координацияләү буенча бурычларны хәл итә.