Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Югославия һәм Сербия кинорежиссеры, кино актеры Әмир Кустурица һәм «Ленфильм» киностудиясе Директорлар советы рәисе, продюсер, режиссер һәм актер Федор Бондарчук белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Әмир Кустурица һәм Федор Бондарчук бу көннәрдә Татарстан башкаласында уза торган XIX Казан халыкара мөселман киносы фестивале кунаклары булдылар.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Казан кинофестиваленә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге фестиваль Казанның туристлар җәлеп итүчәнлеген, бөтен дөньяда танылуын үстерүгә ярдәм итә.