Бүген Дүшәнбедә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә эш сәфәрендә.
Татастан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Н.В. Лемаев ис. "Бигеш" халыкара аэропортының яңа терминалын ачу тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефтьче көне уңаеннан уздырылган тантанада катнашты.
Чаралар традицион рәвештә Әлмәттә, шәһәр үзәгендәге Ленин мәйданында узды.
Тантанада катнашу өчен нефть тармагы ветераннары, НГЧИ хезмәткәрләре, Татарстанның нефть башкаласының шәһәр кешеләре һәм кунаклары чакырылган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәренә килде.
Эш сәфәренең төп максаты - Нефтьчеләр көненә багышланган чараларда катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск - Әлмәт юлы төзелешенең барышы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада урып-җыю кампаниясе темплары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүгенге көндә торак төзелешенең еллык планы 87,8%ка үтәлгән. Абсолют мәгънәдә бу 2 млн 721 мең квадрат метр. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә республикада җәйге савыктыру кампаниясенә йомгак ясады.
Республика Көне уңаеннан уздырылган чараларга 500 мең кеше килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Бүген республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар узды. Быел мәктәпләргә 511 меңнән артык бала китте, шуларның 57 меңнән артыгы – беренче сыйныф укучылары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.