Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларына һәм күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.
Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләре күп фатирлы йортларның 476 ишегалдында тәмамланган. Тагын 369 ишегалдында юл эшләре дәвам итә.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина шундый мәгълүмат китерде.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары тоташтырылды.
Бүген «Россия – Африка» икътисадый форумында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының вәкиллекле делегациясе эшли.
Форум кысаларында шулай ук Татарстан стенды эшли, анда төбәкнең сәнәгать һәм икътисадый потенциалы турында мәгълүмат урнаштырылган.
Моннан тыш, Татарстанда урнашкан ике эре сәнәгать предприятиесе «Россия - Африка» форумында үз продукциясен күрсәтә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия – Африка» икътисадый форумында катнашучы Африка илләре вәкилләре белән очрашуларда авыл хуҗалыгы һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Бу хакта бүген очрашулар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Тунис Тышкы эшләр министры Нәбил Әммәр белән очрашуы нәтиҗәләре нигезендә Тунис белән хезмәттәшлекнең кайбер юнәлешләре буенча эшче төркемнәр төзеләчәк.
Очрашу бүген Санкт-Петербургта «Россия-Африка» икенче икътисадый форумы кысаларында узды.
Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә (Санкт-Петербург) уза.
Бүген Санкт – Петербургта «Россия-Африка» икътисадый форумы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ангола Республикасы Тышкы эшләр министры Антониу Тете белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мавритания Ислам Республикасы Премьер-министры Мөхәммәд Улд Билал белән очрашуда хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашу «Россия - Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы кысаларында узды.
Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә (Санкт-Петербург) уза.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Губернаторы Александр Беглов белән очрашты. Очрашу «Россия - Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы кысаларында узды.
Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә (Санкт-Петербург) уза.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия-Африка» икътисадый һәм гуманитар форумы эшендә катнашу өчен Санкт - Петербургка эш сәфәренә килде. Халыкара форум «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.
Татарстан Республикасы Рәисе рәсми делегацияләр һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән очрашулар һәм сөйләшүләр планлаштыра. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Россия – Африка» икътисадый һәм гуманитар форумының пленар утырышында катнашачак.
Бүген Сенегал Президенты Маки Салл Татарстанга визиты кысаларында Түбән Кама муниципаль районының нефть-газ химиясе өлкәсендәге сәнәгать потенциалы белән танышты.
Төштән соң Маки Салл Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Түбән Камада урнашкан төбәкнең нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләрендә булды.