Рөстәм Миңнеханов: "РОСТКИ" форумы Кытай партнерлары белән хезмәттәшлекне активлаштыру өчен уникаль мәйданчык булып тора

08.09.2023

Бүген «Казан Экспо»да «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара икътисадый форумының пленар утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисадый үсеш министры Максим Решетников, Киров өлкәсе Губернаторы Александр Соколов, Россия-Кытай палатасының Кытай өлеше рәисе, машина төзелеше һәм электрон продукцияне импортлау һәм экспортлау буенча Кытай сәүдә палатасы Рәисе Чжан Юйцзин, Россия һәм Кытай компанияләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый форматтагы очрашу Татарстанда беренче тапкыр уза. Татарстан Рәисе ышаныч белдергәнчә, әлеге форум яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен башлангыч нокта булып хезмәт итәчәк һәм Кытай белән эшлекле элемтәләрне ныгытуга ярдәм итәчәк. Аннары Рөстәм Миңнеханов чыгышының тулы текстын китерәбез:

"Без Россия Президенты Владимир Путинга һәм Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпинга төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлеккә булышлык күрсәткәннәре өчен, федераль хакимият органнарына әлеге чараны үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен, югары чит ил һәм Россия кунакларына һәм партнерларыбызга форум программасының эчтәлекле өлешенә өлеш керткәннәре өчен рәхмәтлебез. "РОСТКИ" инвестиция проектлары, машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр, логистика, партияара диалог, мәгариф, яшьләр белән эшләү, туризм һәм мәдәният кебек төрле юнәлешләр буенча уртак эшне активлаштыру өчен уникаль мәйданчык булып тора.

Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Кытай хезмәттәшлеген үстерүгә өлеш кертергә тырыша. Без Кытайга даими рәвештә барабыз. Май ахырында безнең делегация Шанхайда һәм Аньхой провинциясендә булды. Без Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин ачкан Россия-Кытай бизнес-форумында катнаштык. Ноябрь аенда Шенчьженьда югары технологияләр ярминкәсендә катнашу өчен Кытайга визитыбыз планлаштырыла. Безне шулай ук Синьцзян-Уйгыр автоном районыннан коллегаларыбыз чакырды. Үз чиратында, безгә төрле елларда Кытайның югары җитәкчеләре килде.

Татарстанның Кытай провинцияләре белән 7 килешүе һәм безнең муниципаль берәмлекләр арасында күп кенә килешүләре бар. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, безнең башкала – Казан – Кытайның 6 шәһәре белән тугандаш бәйләнешләрен саклый. Пекинда республикабызның Сәүдә-икътисади вәкиллеге, ә Казанда Кытайның Генераль консуллыгы эшли. Илнең кайбер компанияләре һәм югары уку йортлары белән килешүләр имзаланган һәм гамәлгә ашырыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча безнең товар әйләнеше 58%ка артты һәм 1,6 млрд доллардан артып китте. Үзара сәүдә үсешен дәвам итә – быелның беренче кварталында гына ул 740 млн доллар тәшкил итте.

Республикабызның күп кенә предприятиеләренең Кытайда эшлекле партнерлары бар. Шулай ук Татарстанда Кытай компанияләре белән уртак икътисадый проектлар гамәлгә ашырыла. Алар арасында бүгенге көндә Татарстанга 23 млрд сумнан артык инвестиция керткән „Хайер“ компаниясен билгеләп үтәсем килә. 2,8 мең яңа эш урыны булдырылган. Суыткычлар, кер юу машиналары, телевизорлар җитештерү буенча заводлар, суыткыч һәм туңдыргыч җиһазлар җитештерү буенча акыллы завод, шулай ук штампланган әйберләр заводы эшли. Су җылыткычлары җитештерү заводы төзелә. Компаниянең эшчәнлеге 2019 елда ачылган "Хайер РУС" индустриаль паркы кысаларында берләштерелгән. Шулай ук без "Камасталь", "Midea" һ. б. кебек башка инвестиция проектлары кысаларында да эшлибез.

Төбәкара хезмәттәшлек өчен яхшы мәйданчык – „Волга-Янцзы“ форматындагы хезмәттәшлек Советы. Янцзы елгасы провинцияләре белән без сәүдә-икътисадый, мәдәни, фәнни-мәгариф һәм туризм элемтәләрен  саклыйбыз.

Эшлекле даирәләрнең үзара бәйләнеше өчен күп юнәлешләр бар. Бу сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек, уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, ИТ-өлкәдә кооперация, шул исәптән Иннополис Университеты, сәламәтлек саклау, логистика һ. б. белән.

Логистика мәсьәләсе бүген безнең илләр өчен бик актуаль. Кытайда Один пояс, один путь“ дигән грандиоз проект гамәлгә ашырыла. Әлеге проект һәм Евразия икътисадый берлеге планнары кысаларында халыкара транспорт логистик коридорлары булдыру буенча эш алып барыла. Бу ел ахырында М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын сафка кертү планлаштырыла. Без „Европа-Көнбатыш Кытай“ маршруты составында „М-7“ һәм „М - 5“трассаларын тоташтыруны дәвам итү өлешендә эш алып барабыз. Безнең республика илнең Европа өлеше үзәгендә, Европа белән Азияне тоташтыручы мөһим сәүдә, коры җир, һава һәм су артерияләре киселешендә урнашкан. Бу монда зур логистик комплекслар урнаштырырга мөмкинлек бирә.

Мөһим юнәлеш - гуманитар элемтәләр. Казан - Россиянең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. КФУда Конфуцийның мәгариф-мәдәни институты эшли. Татарстанда 2 меңгә якын кытай студенты белем ала. Фәнни берләшмәләр, югары уку йортлары арасындагы элемтәләрне киңәйтергә, уртак фәнни проектларны гамәлгә ашырырга кирәк. Шулай ук уртак концертлар, күргәзмәләр, тәкъдир итүләр, гастрольләр оештыруга игътибар итәргә кирәк. Быел Кытай Сабантуен аждаһа көймәләре форматында уздыру безнең өчен кызыклы тәҗрибә булды.

Татарстан дөньякүләм дәрәҗәдәге чаралар уздыру урыны буларак билгеле. Киләсе елда Казанда "Киләчәк Уеннары" – спорт, фән һәм технологияләр тоташындагы колачлы халыкара вакыйга узачак. Хәзерге чынбарлыкта хәтта дистә еллар дәвамында традицияләрне саклаган консерватив спорт төрләре дә технологик һәм инновацион була. Шуңа күрә бүген фикердәшләрне берләштерү һәм фиджитальлек тенденциясен кертү максаты барлыкка килде. Әлеге ярышларда Кытай катнашучыларын көтәбез.

Киләсе елда Казанда булачак тагын бер мөһим вакыйга – БРИКС һәм БРИКС+ дәүләт башлыклары саммиты. Без актив рәвештә чарага әзерләнәбез. Анда Кытай Рәисе иптәш Си Цзиньпин җитәкчелегендәге югары Кытай делегациясенең катнашуы иң югары һәм нәтиҗәле дәрәҗәдә узачак дип ышанам.

Чыгышым ахырында форумның барлык катнашучыларына һәм кунакларына чарада актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәсем килә һәм сәламәтлек, иминлек, яңа уртак проектларны гамәлгә ашыруны һәм Татарстанда күңелле вакыт кичерүегезне телим. Безнең форум ел саен үткәрелергә тиеш».

Максим Решетников ассызыклаганча, Россия һәм Кытайның сәүдә әйләнеше быел 200 млрд долларга җитәргә мөмкин.шул ук вакытта үзара сәүдәнең сан ягыннан гына түгел, сыйфат ягыннан да үсеше күзәтелә. Моннан тыш, милли валюталарда сәүдә үсеше билгеләнгән: 2021 елда аңа 25% туры килгән, ә хәзер 90% диярлек.

Министр Россия-Кытай инвестиция комиссиясе эше кысаларында 160 млрд доллардан артык 79 эре проект гамәлгә ашырыла, дип өстәде. Россия һәм Кытайның атом энергетикасы өлкәсендә хезмәттәшлек тәҗрибәсе, нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, ИТ өчен җайланмалар җитештерүдә, шулай ук пилотсыз очу чаралары чыгаруда зур мөмкинлекләре бар.

Шулай ук Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Татарстанның Кытай белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен югары бәяләде. "Татарстан инде күптән Кытай белән энергетика, автомобиль сәнәгате, көнкүреш техникасы җитештерүдән алып АСК, мәгълүмати һәм телекоммуникация технологияләренә кадәр төрле өлкәләрдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итә. "РОСТКИ" форумы - элемтәләрне ныгыту һәм яңа проектлар эшләтеп җибәрү өчен бик яхшы мөмкинлек», - дип нәтиҗә ясады ул.

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко видео сәламләүдә соңгы елларда Россия-Кытай гамәли хезмәттәшлеге шактый киңәйгәнен билгеләп үтте. "Бүгенге форум - тәҗрибә уртаклашу һәм инвестицияләр, мәгариф, машина төзелеше, энергетика, ИТ һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яңа перспективалы мәйданчык»,- диде вице-премьер.

Форумда катнашучыларга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров та үз видео сәламләвен юллады. "Төбәкара элемтәләр Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең аерылгысыз өлеше булып кала. Россия һәм Кытай төбәкләренең диалог һәм практик кооперациясенең мөһим мәйданчыгы буларак үзен „Волга-Янцзы“форматында Төбәкара хезмәттәшлек буенча совет тәкъдим итте. Аның актив катнашучылары арасында Татарстан Республикасы да бар. Әлеге механизм кысаларында икътисадый проектлар гамәлгә ашырыла, уртак алмашулар, югары уку йортлары арасында һәм фәнни хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла. Татарстан Кытай дуслары белән төбәк дәрәҗәсендә дә, муниципалитетлар буенча да уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе туплады», - дип ассызыклады тышкы сәясәт ведомствосы башлыгы.

Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың сәламләвендә билгеләп үтелгәнчә, дөньядагы турбулентлы геосәяси хәл шартларында Россия-Кытай мөнәсәбәтләре нәтиҗәлелек, җаваплылык һәм киләчәккә омтылыш үрнәге булып тора.

Кытайның машина төзелеше һәм электрон продукцияне импортлау һәм экспортлау сәүдә палатасы Рәисе Чжан Юйцзин билгеләп үткәнчә, Россия белән Кытай арасында электрон продукция һәм технологияләр әйләнешенең гомуми күләме 33 миллиард долларга җитә. «Кытай яңа заманча инновацион технологияләр өчен ачык, Без алар белән бик кызыксынабыз. Безнең оешма Кытайдагы предприятиеләрне яңа технологияләр белән таныштыру платформасы буларак эш итә, шул исәптән без Россия эшләнмәләре турында сөйләргә шат булачакбыз», - диде спикер.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.