Рөстәм Миңнеханов: Kazan Digital Week - нәтиҗәле һәм кирәкле мәйданчык

09.09.2023

Kazan Digital Week - 2023 халыкара форумын уздыруга әзерлек барышы турында ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов РТ Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Kazan Digital Week төп максаты - фәнни-техник мәгълүмат алмашуда, импортны алыштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплауда, шулай ук илнең технологик суверенитетын тәэмин итүдә ярдәм итү. Форумдагы темаларның юнәлешләре: интеллектуаль транспорт системалары, дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр, цифрлы индустрия 4.0, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, авыл хуҗалыгында һәм мәдәнияттә цифрлы технологияләр, яңа заманның кибер куркынычсызлыгы, финтех экосистемасы.

Рифкать Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел форум Татарстан башкаласында 20-22 сентябрьдә узачак. Катнашуга цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар чакырыла. Бүгенге көндә Kazan Digital Week форумына 7 меңнән артык кеше теркәлгән, шул исәптән 30 якын һәм ерак чит ил вәкилләре. Форумга рус һәм инглиз телләрендә 255 мәкалә килде.

Форум уздыру чорында «Казан Экспо» экспозиция мәйданчыгында югары технологияле эшләнмәләр, программа тәэминаты, программа-аппарат комплекслары, гамәлдәге техника һәм җиһазлар үрнәкләре күргәзмәсе узачак. Үз эшләнмәләрен күрсәтеп, 10 тематик юнәлеш буенча 200 гә якын компанияне тәкъдим итү планлаштырыла.

Шулай ук Форум программасы "Лидер ИТ компания" конкурсын, хакатоннар марафонын һәм "Kazan Digital Legends" питч-сессияләрен үткәрүне күздә тота.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week – цифрлы үсеш өлкәсендә иң актуаль бурычларга юнәлдерелгән нәтиҗәле һәм кирәкле мәйданчык.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев