Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә күренекле хезмәткәрләргә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды. Барлыгы 51 төрле эшчәнлек өлкәсе вәкиле бүләкләргә лаек булды.
"Татарстанда икътисадның күп тармаклары алдынгылары белән даими очрашу традициясе барлыкка килде. Хезмәт коллективларында республиканы уңышлы үстерү буенча эшегез югары бәяләнә. Монда һәр юнәлешнең алдынгылары җыелган. Сез үз өлкәгездә уңышларга ирештегез, сезгә тиңләшергә кирәк, сездән өйрәнергә һәм сездән үрнәк алырга кирәк», – диде парламент башлыгы җыелганнарга.
Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, бүген Татарстан икътисады санкцияләр сынавын уңышлы узып бара. "Сез моңа бик зур өлеш керттегез. Мондый кешеләребез булу безнең өчен горурлык", - дип белдерде ул.
ТР Дәүләт Советы Рәисе авыл җирлегендә яшәүчеләрне аерым билгеләп үтте, алар «бүгенге авырлыкларны җиңәр өчен зур көч куялар». "Һәм бу шартларда республика бөтен Россиягә үрнәк күрсәтә. Авылны тагын да ныгытырга кирәк, чөнки анда һәр халыкның гореф-гадәтләре һәм йолалары яхшырак саклана. Бу кыйммәтләрне сакларга һәм упларга кирәк", - диде ул.
Чыгышы ахырында парламент башлыгы тантанада катнашучыларга Татарстан файдасына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Башкалар сезгә тиңләшә, сез - үз һөнәрегезгә намуслы караш үрнәгез. Шуңа күрә сезгә лаеклы бүләкләр тапшырабыз», – дип йомгаклады ул.
Бу сүзләрдән соң Фәрит Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләрен тапшыра башлады. Әйтик, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Казан Төгәл машина төзелеше заводының шлифовчысы Рамил Баһавиев, Казан дары заводының махсус бүлекләр җыючысы Ольга Гончарова һәм әлеге предприятиенең әйдәп баручы инженеры Ольга Ерофеева, «Полиметаллинвест-НК» ҖЧҖ директоры Валерий Иванов бүләкләнде.
«Атказанган РФ табибы» дигән мактаулы исем РКХ бүлеге җитәкчесе Әлфия Одинцовага һәм КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының югары медицина мәктәбенең медицина һәм фармация үзәге кафедрасы мөдире Рәис Хафизовка бирелде.
Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Президентының Рәхмәте Әлмәт шәһәр балалар хастаханәсенең перинаталь үзәге бүлекчәсе мөдире Кирилл Булатовка, РКХ бүлекчәсе җитәкчесе Рафаэль Нигъмәтҗановка һ. б. бирелдеде.
"Дуслык" орденын КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марсель Бакиров алды. "Бүген бүләкләнүчеләр арасында мин иң өлкән кеше. Бер айдан соң миңа 90 яшь тула. Үткән еллар юкка гына үтмәгәнен аңлау бик күңелле. Университет стеналарында үткән тыйнак хезмәт елларымны күреп, югары дәүләт бүләге белән бүләкләделәр. Моның өчен зур рәхмәт белдерәм», – диде ул.
«Фидакарь хезмәт өчен» медаленә Гамәли оптика дәүләт институтының метрология бүлеге башлыгы Виктор Курт, «Чаян» («Скорпион») журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Лилия Әмирова һ. б. лаек булды.
"Укытучы һөнәренә мондый ихтирамлы карашыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу аеруча Педагог һәм остаз елында сизелә. Тиздән Казан федераль университеты базасында Мәгариф музее, укытучылар скверы ачылачак. Татарстан педагоглары безнең республика файдасына эшлиләр һәм барлык федераль һәм халыкара рейтингларда югары урыннарда торалар. Без Татарстан чәчәк атсын өчен алга таба да эшләргә әзер», – диде Әмирова.
Тантаналы чарада башка дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.