Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районы территориясендә ел әйләнәсе эшли торган «Казан марина» курорты проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Туризм.РФ корпорациясе вәкилләре һәм потенциаль инвесторлар катнашты.
Әңгәмәдәшләр проектны гамәлгә ашыру буенча беренче адымнар, проектлау сроклары, кирәкле инфраструктура төзелешен финанслау механизмнары һәм чыганаклары турында фикер алыштылар.
"Без моны эчке туризмны үстерүгә юнәлдерелгән бик перспективалы проект дип саныйбыз. Безнең республикада искиткеч климат, кунакчыллык инфраструктурасы яхшы үсеш алган. "Казан марина" проектын гамәлгә ашыру Татарстанга туристлар агымын тагын да арттырырга ярдәм итәчәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Быел сентябрь башында Туризм.РФ корпорациясе Рөстәм Миңнехановка һәм Корпорация Директорлар советына «Казан марина» туризм территориясен комплекслы үстерү мастер-планын тәкъдим итте. Мастер-планлаштыру кысаларында җир кишәрлекләре, транспорт белән тәэмин итү һәм туристлар агымы анализланды, проектның шәһәр төзелеше концепциясе һәм тәэмин итүче инфраструктура объектлары исемлеге эшләнде, фирма стиле, дизайн-код булдырылды һәм ел әйләнәсе булачак курортка идарә итү моделе билгеләнде.
Яхта маринасы Идел һәм Кама акваториясендә ел әйләнәсе булачак курортны үстерү өчен төп объект итеп билгеләнгән, аны проектлау һәм төзи башлау – проектны комплекслы гамәлгә ашыруның старты. Татарстан Рәисенә әлеге объектның потенциаль инвесторы тәкъдим ителде, ул Идел буенда тулы цикллы беренче яхта маринасын ясый башлаячак.
Туризм.РФ корпорациясе билгеләп үткәнчә,"Казан марина" потенциаль рәвештә Идел буе федераль округының тарихи төньяк өлешендә хәзерге территориясе буенча уза торган "Бөек Идел юлы" төбәкара туризм маршрутының үзәге булачак. Булачак курорт төбәк һәм бөтен округ кунаклары өчен яңа туризм магниты булачак. Проектны комплекслы эшләтеп җибәрүнең төп шарты – маринаны гамәлгә ашыру, чөнки туристлык территориясенең популяр җәлеп итү нокталарына якын булуы курорт кунакларына 5 көнгә һәм аннан да күбрәккә килеп тору программасын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Туризм.РФ делегациясе катнашында «Казан марина» курортын гамәлгә ашырганда инженер инфраструктурасын тәэмин итү буенча ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде.
Мастер-планлаштыру нәтиҗәләре буенча инвесторлар өчен 1 мең 250 номерлы төрле категорияле 9 лот формалаштырылган: судагы йортлар, марина, шале, спа – комплекс, пляж һәм актив ял итү өчен инфраструктура. Инвестицияләрнең гомуми күләме 18 млрд сумнан артык тәшкил итәчәк, 2 меңгә якын яңа эш урыны булдырылачак. Курорт проект куәтенә чыкканнан соң фаразланган туристлар агымы елына 620 мең кеше тәшкил итәчәк.