Татарстан Рәисе «Ялла» төркеменең сәнгать җитәкчесе Фаррух Закиров белән очрашты

27.10.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ялла» төркеменең сәнгать җитәкчесе, үзбәк эстрада җырчысы Фаррух Закиров белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Иҗат коллективы Татарстанга «Россия-Көнчыгыш» («Казандагы Шәрык базар») Халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашу өчен килде. Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында фестивальнең йомгаклау гала-концерты узачак.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россиянең Азия һәм Көнчыгыш илләре белән дуслык бәйләнешләрен ныгыту – өстенлекле бурычларның берсе. Татарстан үз дәрәҗәсендә әлеге процесска ярдәм итәргә тырыша. Күптән түгел Казанга Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев килгән иде. Визиты кысаларында хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен перспектив юнәлешләр билгеләнде. Һәм бу эштә мәдәният өлкәсендәге үзара бәйләнеш мөһим урын алып тора.

Татарстан Рәисе Фаррух Закировка «Россия-Көнчыгыш» милли мәдәниятләр фестиваленә игътибары һәм музыка сәнгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук «Ялла» төркеменең сәнгать җитәкчесенә «Татарстан Республикасының халык артисты»дигән мактаулы исемгә күкрәк тамгасы тапшырды.

20 октябрьдә Татарстан башкаласында икенче тапкыр «Россия – Көнчыгыш» ("Казанда Шәрык базары") халыкара милли мәдәниятләр фестивале старт алды. Фестивальдә 40 милли мәдәният, 25 ил һәм Россиянең 15 төбәге вәкилләре катнаша.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.