Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белән очрашты.
Эшлекле очрашу барышында Дмитрий Чернышенко һәм Рөстәм Миңнеханов 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр Казанда узачак «Киләчәк Уеннары» халыкара мультиспорт турнирына әзерлек турында фикер алыштылар.
"Президент Владимир Путин Указы буенча уздырыла торган турнир дөньяда беренче колачлы вакыйга булачак, анда кибер- һәм физик спорт гармонияле рәвештә кушыла. Казан «Киләчәк Уеннары»н уздыруга әзер – Татарстан башкаласында инде 10 фиджитал ярышлары узды. Тест уеннарында 48 илдән 178 команда һәм 1200 кеше катнашты. 27 илдән 60тан артык кеше аларга «Күзәтүче» программасы буенча килгән иде. Тамашачылар тарафыннан «Уеннар»га кызыксынуны аерым билгеләп үтәм, шулай итеп, барлык цифрлы һәм стриминг платформаларында боларны 105 млн мәртәбә караганнар. Турнирны уздыру көннәре турнирда катнашучылар өчен генә түгел, ә гадел спортны, үсешне һәм яңа инновацион форматларны ихтирам итүче бөтен дөнья җәмәгатьчелеге өчен дә чын бәйрәм булыр дип ышанам», – диде Россия Хөкүмәте вице-премьеры.
Ул бөтен дөньядан киләчәк спортчылар, җанатарлар һәм кунаклар өчен кунакчыллык программасы һәм офлайн һәм онлайн тамашачылар өчен җәлеп итү ноктасы булачак уникаль «Киләчәк Шәһәре» проекты эшләнгәнен өстәде. Чарада уннан артык мәйданчык – «Казан Экспо» ХКҮ, «Татнефть Арена» БСС, «Ак Барс» көрәш сарае, «Теннис академиясе» УСК, Халыкара мәгълүмат үзәге (ХМҮ), Бәширә Рәмиев исемендәге ИТ-парк, «Мирас» СК, «Тулпар» СК, «Урам» экстрим-паркы һәм башкалар җәлеп ителәчәк.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, «Киләчәк Уеннарына» әзерлек расланган план буенча бара. 2023 елда спорт инфраструктурасының төрле объектларында 8 тест чарасы уздырылган. Аерым алганда, 2-23 октябрьдә фиджитал-баскетбол, фиджитал-футбол, фиджитал тактик көрәш, фиджитал MOBA кебек дисциплиналар буенча ярышлар узган.
Ул Татарстанның 2024 елның мартында «Киләчәк Уеннары" тиешенчә кабул ителәчәгенә һәм барлык чараларның югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрәчеләгенә ышаныч белдерде.
«Без 2024 елда узачак "Киләчәк Уеннары" спорт һәм югары технологияләр өлкәсендә әһәмиятле вакыйга гына түгел, ә спортчылар һәм тамашачылар өчен бәйрәм буларак истә калсын өчен барысын да эшләячәкбез. «Киләчәк Уеннары» һәм фиджитал уеннары ярышлары спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга лаеклы өлеш кертәчәк дип ышанам. Турнирны алга этәрү өчен без «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Киләчәк Уеннарына кадәр 100 көн» датасына багышланган чаралар уздырырга планлаштырабыз", – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы стендында шулай ук фиджитал фан-зонасы оештырылачак.
Беренче "Киләчәк Уеннары" яңа дисциплиналар буенча заманча технологияләр, цифрлы мохит һәм физик активлык кулланып үткәреләчәк. Ярышлар форматы киберспорт, робототехника, тулыландырылган һәм виртуаль чынбарлык, мәгълүмат технологияләре һәм ясалма интеллект өлкәсендәге соңгы эшләнмәләрне куллануны күздә тота.
«Киләчәк Уеннары»нда катнашучылар 21 инновацион дисциплинада (16 – төп программада, 5 – киңәйтелгән программада) көч сынашачак. Ярышлар биш төргә бүленә: спорт, тактика, стратегия, тизлек һәм технология.