Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Чараны барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – Комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Көн тәртибендә - халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар һәм аномаль түбән температура чорында өзлексез җылылык белән тәэмин итү.
Утырышта ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм МиңнехановТатарстан Республикасы Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Физик культура һәм спортны үстерү" дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыруга федераль бюджет чыгымнарын гамәлгә ашыруны тикшерү" контроль чарасы нәтиҗәләрен карау буенча Федераль казначылык тикшерү комиссиясе утырышында катнашты.
Эштә Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин һәм РФ Спорт министры Олег Матыцин катнашты. Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Б.И. Тихомиров исемендге премия тапшыру тантанасында катнашты. Чара «Технодинамика» АҖ (Мәскәү) территориясендә узды.
Борис Иванович Тихомиров исемендәге сәнәгать төзелеше һәм проектлау өлкәсендә премия сәнәгать билгеләнешендәге объектларны проектлау һәм төзү үсешенә һәм алдынгы инженер, проект, техник һәм технологик хәл ителешләрне гамәлгә кертүгә зур өлеш керткән эшләр өчен бирелә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясенең һәм Дәүләт Думасының Төзелеш һәм ТКХ комитетының уртак утырышында ипотеканың ташламалы программаларын авыл ипотекасына охшаш рәвештә сроксыз итәргә тәкъдим итте.
Исегезгә төшерәбез, көн тәртибендә – төзелеш тармагын һәм ТКХны законнар белән җайга салуны камилләштерү мәсьәләсе. Утырышны РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин ачты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «АКБ «Новикомбанк» АҖ идарәсе рәисе Елена Георгиева белән очрашты.
Очрашу Мәскәүдә узды, анда Рөстәм Миңнеханов эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта компаниянең тугыз айлык эшенә йомгак ясалды.
Россиянең барлык төбәкләрендә коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләү 2024 елның 1 июленнән, ел ярымлык тәнәфестән соң булачак. 2023 елда индексация булмаган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте.