Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Көн тәртибендә - Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметү чараларын гамәлгә ашыру.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Системалы чараларны гамәлгә ашыру республикада юл-транспорт һәлакәтләрен киметергә мөмкинлек бирде, һәм безнең өстенлекле бурычыбыз – мөмкин кадәр күбрәк кешенең гомерен саклап калу. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру чараларына, юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә һәм аларның нәтиҗәләренең авырлыгын киметүгә багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.
ТР Министрлар Кабинеты утырышын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Чара барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биек Тау авылына эш сәфәре кысаларында капиталь ремонттан соң 1 нче мәктәпнең икенче бинасында булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районында эш сәфәрендә. Визиты барышында ул «Полигран» заводының полимер композитлары чыгару буенча яңа экструзия линиясен тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрүдә катнашты.
Татарстанлылар республикабызны данлаган спортчылар һәм тренерлар белән горурланалар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елгы спорт сезонына йомгак ясауга һәм физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарә органы оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышында кайбер проектлар хупланды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Утырыш территорияләрендә объектларны урнаштыру яки инвестиция проектлары кысаларында җитештерү күздә тотылган муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Утырышта шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ethical Drugs Ltd компаниясенең генераль директоры Мөхәммәд Рәхмәт Уллах белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Үзара файдалы элемтәләрне үстерү, булган элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде. Аерым алганда, Ethical Drugs компаниясенең бүген Россия базарына чыгуны һәм җитештерүне киңәйтүдә кызыксынуы билгеләп үтелде.
Бүген Казанда ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея» конкурсына йомгак ясау кысаларында Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтүчеләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды. Эштә республика Премьер-министры Алексей Песошин ңа катнашты.