Рөстәм Миңнеханов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе кысаларында реципиентлар һәм аларның туганнары белән очрашты

24.01.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов реципиентлар һәм аларның туганнары белән очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау утырышы кысаларында, «Казан Экспо» ҮКҮ мәйданчыгында узды.

Очрашуда шулай ук Россия Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Оксана Гусева, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм башкалар катнашты.

Илдә һәм төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда трансплантологияне үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Реципиентларның туганнары һәм реципиентлар үзләре булган проблемалар белән уртаклаштылар, аларны борчыган берничә мәсьәләне билгеләделәр.

Трансплантация еш кына гомерне саклап калу һәм сәламәтлекне торгызуның бердәнбер ысулы булып тора, һәм бу юнәлешне үстерергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасында бавыр, бөер һәм йөрәк күчереп утырту буенча операцияләр үткәрелә. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе медицина оешмалары арасында исән тугандаш донордан бөер трансплантацияләре саны буенча лидерларның берсе булып Республика клиник хастаханәсе - РКБ тора.

Хәзер республикада бавыр, бөер, йөрәк һәм сөяк миен күчереп утырту буенча операцияләр үткәрелә. Трансплантацияләр саны елдан-ел арта.

2021 елда республикада 71 әгъза (бавыр, бөер, йөрәк) трансплантациясе үткәрелгән, 2022 елда – 137, 2023 елда – 213 операция.

Бөер күчереп утырту буенча операцияләр республикада 1991 елдан бирле үткәрелә, беренче трансплантация РКБда үткәрелгән.

2011 елда РКБда беренче бавыр трансплантациясе уздырыла.

2011 елда МКДЦда беренче йөрәк трансплантациясе уздырыла.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының 2024 елга планнарында - Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе базасында йөрәк трансплантацияләре үткәрү.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.