Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау тармагы эшен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уңай бәяләде. "Без төп демографик күрсәткечләрдә уңай динамика күрәбез", - диде ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау киң вәкиллекле утырышында.
Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды һәм 2023 елда ведомство эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланды.
Төп нотык белән ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, узган ел сәламәтлек саклауны үстерүгә шактый акча - якынча 119 млрд. сум бүлеп бирелгән. Шуның 14 млрд. сумнан артыгы – төзелешкә һәм капиталь ремонтка дип.
Һәр муниципаль берәмлектә җәмгыять сәламәтлеген ныгыту буенча программалар расланган, алар ел дәвамында Җәмгыять сәламәтлеге буенча төбәк советы тарафыннан каралачак. Республикада ерак авылларда мобиль комплекслар эше дәвам итә. Республиканың 29 районының 148 торак пункты мобиль поликлиникалар белән тәэмин ителгән. Бу хезмәт күрсәтүнең халык арасында ихтыяҗы зур булу сәбәпле һәм халыкны диспансерлаштыруны күбрәк колачлау максатыннан, ТР Рәисе флюорограф һәм маммограф белән җиһазландырылган 6 мобиль комплексны өстәмә сатып алу турында йөкләмә бирде.
Шулай ук «сәнәгать диспансеризациясе» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов, бу эш җирле үзидарә органнары һәм эш бирүчеләр белән үзара бәйләнештә алып барылырга тиеш.
Республикада сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча эш дәвам итә.
Программаны гамәлгә ашыруның 3 елында федераль һәм республика бюджетларыннан күп акчалар бүлеп бирелгән, муниципаль поликлиникаларны һәм амбулаторияләрне төзү, капиталь ремонтлау, җиһазландыру буенча масштаблы эш башкарылган.
Шул ук вакытта урыннарда кабул итүгә (Түбән Кама, Чистай, Баулы районнарында, Чаллыда, Казанда иң күп мөрәҗәгатьләр) язылу проблемалы, медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты буенча Менделеевск, Нурлат, Баулы, Мамадыш районнарында, Чаллыда шикаятьләр күп. Сәламәтлек саклау учреждениеләрен тоту буенча сораулар бар, алар - Менделеевск, Нурлат, Баулы, Мамадыш районнары һәм Чаллы шәһәре.
"Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин беренчел звеноны модернизацияләү программасын озайту турында карар кабул итте. Бу эш гражданнарыбызга беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносы эше буенча халыкның ышаныч дәрәҗәсе бәяләнә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Монда учреждениеләрнең баш табибларына зур җаваплылык төшә. Сәламәтлек саклау министрлыгына, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен системалы контрольдә тотуны, аларга оператив җавап бирүне тәэмин итәргә кирәк», - диде Татарстан Рәисе.
"Бүгенге көндә иң җитди мәсьәләрнең берсе – кадрлар мәсьәләсе. Медицина кадрларын әзерләү, укыту, җәлеп итү һәм, иң мөһиме, саклау – катлаулы механизм. Бу мәсьәлә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыныкы гына түгел. Башка төбәкләрнең мисаллары бар – анда белгечләргә фатирлар бирелә. Җирле җитәкчеләр безнең сезнең белән бергә алып барылучы эш икәнен аңларга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Яшь белгечләрне авыл җирлекләренә максатчан җибәрү практикасы үзен уңай яктан күрсәтте. Һөнәри күнекмәләрне формалаштыру өчен яшь белгечләрнең кураторлыгын һәм остазлыгын тәэмин итү бик мөһим.
Биналарның һәм техниканың техник торышы турында сораулар бар. "Без капиталь ремонт булган биналар бар - ә анда кеше кулы кагылмаган да кебек. Биналарның һәм техниканың торышын күзәтергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде. Бу, беренче чиратта, демографик хәлне яхшыртуга һәм милләтнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән. Гаиләне саклау, аналарныны һәм балаларны саклау буенча күп төрле бурычларны чагылдырган чараларның федераль һәм республика планнары расланды.
Педиатрия сәламәтлек саклавын үстерүгә, балалар хастаханәләрен модернизацияләүгә, мәктәп медицинасына аерым игътибар бирергә кирәк. "Сәламәтлек саклау министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Роспотребнадзор белән берлектә, балаларда белем бирү процессына бәйле хроник авыруларны профилактикалау буенча нәтиҗәле чаралар эшләргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Куркыныч зонасында, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә балалар сәламәтлеген саклау мәсьәләләре аерым контрольдә торырга тиеш".
Татарстанда 2024 ел Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Медицина өлкәсендәге яңа тенденцияләр һәм фундаменталь казанышлар югары уку йортлары, галимнәр һәм практик базалар үзара эшчәнлек ярдәмендә интеграцияләнергә тиеш.
"Мондый уңышлы үзара бәйләнешнең ачык мисалы - трансплантология үсеше. Гомумән алганда, Казан медицина мәктәбе традицион рәвештә кайбер юнәлешләрдә яхшы конкурентлыкка сәләтле», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләсенә аерым тукталды. "Планлы тәртиптә РФ Оборона министрлыгы белән хезмәттәшлектә без яралыларны каршы алабыз һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтәбез. Җаваплылык үзәге - Оборона министрлыгының Хәрби госпитале. Өстәмә ятаклар Республика клиник хастаханәсе базасында җәелдерелгән, медицина ярдәме Казанда һәм Чаллыда ике госпиталь базасында оештырылган», - дип хәбәр итте ул.
Моннан тыш, ветераннарга да, аларның туганнарына да квалификацияле психологик ярдәм күрсәтү бик мөһим. Моның өчен медицина-психологик консультация кабинетлары ачылган. Шулай ук психологлар «Ватанны саклаучылар» МХОда катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фондында эшлиләр.
"Бүген сәламәтлек саклау өлкәсе алдында җитди бурычлар тора. Хакимият эшенең төп критерие - тормыш сыйфаты һәм әйләнә-тирә мохит. Төп максат – кеше. Ә кешенең иң мөһиме - аның сәламәтлеге. Шуңа күрә сезнең эшегез бик мөһим! Уртак тырышлык белән без барлык проблемаларны да хәл итәчәкбез, дип ышанам. Татарстан медицина учреждениеләре коллективларына көндәлек хезмәтләре, профессионализмнары, үз эшләрен яратулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әйе, бездә кимчелекләр бар... Ләкин пациент хәзер башка, заман башка. Ә сәламәтлеге проблемалары булган кеше башка нәрсәләргә карата тәнкыйтьлерәк. Пациентны вакытында кабул итү һәм консультация бирү - проблеманы хәл итүнең яртысы. Пациентлар белән тыгыз эшләргә кирәк. Сабырлык сезгә - сабыр булмасаң, сезнең эшегезне башкару мөмкин түгел. Якыннарыгызның ярдәме һәм кайгыртуы сезгә игелекле эшегездә ярдәм итсен», - диде Рөстәм Миңнеханов, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп.