Алексей Песошин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлекчәләренә яңа техника ачкычларын тапшырды

24.01.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе бүлекчәләренә яңа техника ачкычларын тапшырды. Тантана Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киң вәкиллекле уртак утырышы кысаларында узды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан бүлекчәләренә федераль һәм республика бюджетлары хисабына сатып алынган 9 яңа берәмлек техника тапшырылды. Хезмәткә 4 автоцистерна һәм «КАМАЗ», «Урал-4320-80» базасында радиация-химик эшкәртү мобиль комплексы, «УАЗа» базасында радиация һәм химик разведка автомобиле, «Нефаз-5299» автобусы, шулай ук кечкенә көймә алынды.

Барлык машиналар да заманча авария-коткару җайланмалары белән җиһазландырылган һәм янгыннарны сүндерү өчен дә, гадәттән тыш хәлләрдә халыкка ярдәм күрсәтү өчен дә билгеләнгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.