Яңалыклар

22.09.2023

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченконың эшлекле очрашуы узды.

21.09.2023

Kazan Digital Week халыкара форумының икенче көне кысаларында Иннополис инновацион үзәкнең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк берничә мөһим килешүгә кул куйды. Килешүләр Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов барында имзаланды.

21.09.2023

РФ Оборона министрлыгының Россия Оборона министрының беренче урынбасары Руслан Цаликов җитәкчелегендәге эшче төркеме Үзәк хәрби округ гаскәрләренә сәфәр кысаларында контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу чараларын оештыруны тикшерде.

21.09.2023

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казанда Кабан күленең төзекләндерелгән яр буенда йөрде. Исегезгә төшерәбез, Россия вице-премьеры Казанга эш сәфәренә килде.

Россия Вице-премьерын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, «ТР шәһәрләрне үстерү институты» фонды вәкилләре озата йөрде.

21.09.2023

Бүген Татарстанга эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казандагы Самосырово полигонында булды.

Ул рекультивацияләнгән Самосырово полигоны буенча эшләрнең баруы белән танышты.

Виктория Абрамченконы Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин озата барды.

21.09.2023

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Татарстан Республикасында калдыкларны энергетик утильләштерү заводының төзелеш мәйданчыгында булды.

Исегезгә төшерәбез, Россия вице-премьеры Казанга эш сәфәренә килде.

21.09.2023

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко Казанның биологик чистарту корылмаларында һәм ләм кырларында булды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Россия вице-премьеры БЧКда башкарылган эшләр белән танышты. Виктория Абрамченкога 2023 елда нинди эшләр планлаштырылуы турында сөйләделәр.

21.09.2023

Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко эш сәфәренә килде.

Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Россия вице-премьерын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.

21.09.2023

Бүген Казан Кремлендә 2023 елда регби буенча Россия Кубогын яулаган «Стрела» регби клубын хөрмәтләделәр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм тренерларны трофейны яулаулары белән котлады. Тантанада Татарстан Премьер-министры, Россия регби федерациясенең Югары советы әгъзасы Алексей Песошин да катнашты.

20.09.2023

Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары Шамил Гаффаров һәм Роман Шәйхетдинов, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстеръ министры Айрат Хәйруллин озатуында Иннополис инновацион үзәгендә булды.

Битләр: << 271 272 273 274 275 276 277 278 ( 279 ) 280 >>