Яңалыклар

28.11.2023

Ел саен 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә, ә 1-10 декабрьдә Инвалидлар декадасы уза. 2023 елда Татарстаннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен нинди чаралар оештырылачагы, аларга нинди түләүләр тиешлеге турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре сөйләде.

28.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда уза һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештырылган.

28.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының төбәк сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

25.11.2023

2024 елда кыр эшләренә техниканы әзерләү турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

25.11.2023

Республикада торакны файдалануга тапшыру планы 97,5%ка үтәлгән. Төзүчеләр 3 млн 23 мең квадрат метр файдалануга тапшырган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

24.11.2023

Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы ректор вазыйфасына физика-математика фәннәре докторы, математика һәм ясалма интеллект өлкәләрендә танылган галим, Югары икътисад мәктәбе, Сколтех, Мәгълүмат тапшыру проблемалары институты профессоры һәм МФТИны тәмамлаган Александр Гасниковны раслады.

21.11.2023

Быел Татарстанда юл эшләренә 210 млрд сумнан артык акчага эшләр башкарылган. Моңа федераль һәм төбәк автомобиль юлларын ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү кергән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

21.11.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

21.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан православие дини семинариясенә нигез салынуга 300 ел тулуга багышланган Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелегенең V форумында катнашты. Чара Казанда «Корстон» комплексы мәйданчыгында узды.

21.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә Ozon күпләп сату-бүлү үзәгенең икенче чиратын ачу тантанасында катнашты.

 

Битләр: << 271 272 273 274 275 276 277 ( 278 ) 279 280 >>