Яңалыклар

05.12.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң Буа дәүләт драма театры бинасын ачу тантанасында катнашты.

05.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Анкара шәһәре мэры Мансур Яваш белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

04.12.2023

Иннополис Университеты Кытайда офис ачты. Югары уку йортының Ханчжоу шәһәрендәге штаб-фатиры базасында Кытай базарында Иннополис Университеты һәм Татарстан Республикасы продуктларын һәм белем бирү хезмәт күрсәтүләрен алга этәрү һәм үзара файдалы товар әйләнешен стимуллаштыру планлаштырыла. Офисны ачуда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Ханчжоу шәһәре хөкүмәте вәкилләре катнашты.

02.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәре кысаларында «Россия» халыкара күргәзмә-форумы чараларында катнаша.

Исегезгә төшерәбез, бүген биредә Татарстан Республикасы көне уза. Татарстан күргәзмәдә берничә экспозициядә тәкъдим ителгән - алар барысы да сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, икътисадта, медицинада, мәдәнияттә һәм туризмда төбәкнең әһәмиятле казанышларын күрсәтә.

01.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмә кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә берничә йөкләмә бирде. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, 1-10 декабрьдә Татарстанда инвалидлар декадасы кысаларында чаралар узачагын искәртте. Декада Халыкара инвалидлар көненә багышлана.

01.12.2023

Авылга ярдәм итү төбәк һәм федераль бюджетлардан тулы күләмдә сакланып калган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов белдерде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль берәмлекләр дә кушылды.

01.12.2023

2023 елда «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль берәмлекләр дә кушылды.

01.12.2023

Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау эшләре тулысынча тәмамланган. Бу - 726 күп фатирлы торак йорт, шул исәптән 96 объект, анда барлыгы 257 лифт алмаштырылган.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә шундый мәгълүмат китерде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

01.12.2023

Бүген Казанның «Вакууммаш» заводы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

01.12.2023

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге күренекле эшләре өчен Н.И. Лобачевский исемендәге премия һәм медаль тапшыру тантанасында катнашты.

Чара Казан федераль университетында (КФУ) узды.

Битләр: << 271 272 273 274 275 ( 276 ) 277 278 279 280 >>