Татарстан Рәисе СИБУР җитәкчелеге белән очрашты

23.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында СИБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан Хөкүмәте белән СИБУР арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру, шулай ук «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаноргсинтез» холдингларының республика предприятиеләрен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Предприятиеләрне СИБУР составына кертү аларга ресурслар һәм катлаулы макроикътисадый мохиттә сыйфатлы үсеш өчен өстәмә тотрыклылык һәм мөмкинлекләр биргән. Бу барлык дәрәҗәдәге республика бюджетларына салым түләүләренең күләмен саклауга да тәэсир итә, алар инде өч ел рәттән 20 млрд сумга якын дәрәҗәдә саклана. Бу 2017-2019 еллардагы күрсәткечтән уртача 1,4-1,5 тапкыр артыграк.

Шул ук вакытта СИБУР Татарстанда иң амбициоз җитештерү куәтләрен үстерү программаларының берсен гамәлгә ашыруны дәвам итә. "Киләчәктә республикада иң эре инвестиция проекты булган этилен – ЭП-600 җитештерү базасында нефть химиясенең яңа моделе формалаша. Ул этилен кулланучы җитештерүләрнең тулы спектрының нигезе булачак. Алар арасында Түбән Камада гексен җитештерүне башлап җибәрү, „Казаноргсинтез“да полиэтилен җитештерү куәтләрен киңәйтү, шулай ук СИБУР „Алабуга“ МИЗ белән берлектә гамәлгә ашыра торган „Этилен 600“ индустриаль паркында потенциаль яңа проектлар булу. Компания Татарстанның, илнең индустриаль үзәкләренең берсе буларак, позициясен ныгытучы модель үстерә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча компаниянең Татарстанда урнашкан предприятиеләргә кертемнәре күләме 65 млрд сум тәшкил итте», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, СИБУР фән үсешенә һәм тормыш сыйфатын яхшырту буенча проектларга зур өлеш кертә. Быел Казанда нефть химиясе тармагының яңа фәнни үзәгенә беренче таш салыначак, компания республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары белән хезмәттәшлек дәрәҗәсендә кадрлар әзерләү программаларын үстерә, НХТИ базасында яңа кампус төзүгә инвестицияләр кертә. Шулай ук компания социаль әһәмияттәге күп кенә проектларга инвестицияләр кертә Түбән Камада спорт һәм ял итү объектларын, шул исәптән шәһәрдә иң зур массакүләм спорт төрләре спорт мәйданчыгын реконструкцияләү дә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.