Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киң вәкиллекле утырышында катнашты.
Министрлык башлыгы Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, 2023 елда дәүләт һәм муниципаль милекне кулланудан кергән керем 15,5 млрд сум тәшкил иткән. Республика бюджетына - 8 млрд 108 млн сум. Яңартыла торган керемнәр өстенлек итә, аларның өлеше - 98,6%. Шул ук вакытта керемнәрнең 87 проценты җир арендасыннан. Ел нәтиҗәләре буенча җирле бюджетларга 7 млрд 421 млн сум кергән. Җир участокларын арендага бирүдән һәм сатудан кергән керемнәр иң зур өлешне тәшкил итә.
Милекне һәм җир кишәрлекләрен сату һәм аларны арендага алу хокукын сату буенча килешүләрнең 60% ы электрон мәйданчык аша уза. 2023 ел дәвамында мәйданчыкта мөлкәт сату буенча 2 млрд 850 млн сумлык 1 меңнән артык сату игълан ителгән. 51 млн сумлык милекне арендалау хокукын гамәлгә ашыру буенча 281 сату, 500 млн сумлык җир участоклары буенча 495 сату, 400 млн сумлык җир участокларын арендалау хокукын гамәлгә ашыру буенча 936 сату игълан ителде.
Муниципаль бюджетларга аренда түләүләре буенча бурычлар шактый дәрәҗәдә кала. Хисап елы йомгаклары буенча бурыч 301 млн сум тәшкил итте, шуның 91 проценты - җир кишәрлекләре буенча. Бурычның иң зур күләме Казанда, Чаллыда, шулай ук Түбән Кама, Чистай, Әгерҗе һәм Лаеш районнарында. 2023 ел башыннан җир участоклары өчен бурыч 40 млн сумга арткан, милек буенча 7 млн сумга кимегән.
Салымнар һәм аренда түләүләре өчен база - кадастр бәясе. Соңгы 2 елда барлык категориядәге җир кишәрлекләренә һәм капиталь төзелеш объектларына кадастр бәясе билгеләнде. Барлыгы 4 млн 552 мең объект бәяләнгән. Бәяләү агымдагы елның 1 гыйнварыннан гамәлдә.
2023 елда 5,6 мең га мәйдан күләмендә категорияләрне һәм функциональ зоналарны үзгәртү буенча 177 мөрәҗәгать каралды.
Министрлык мөһим социаль программаларны гамәлгә ашыруда катнаша. Аларның берсе - ятим балаларны торак белән тәэмин итү. 2013 елдан республика милкенә 6,7 млрд сумлык 4 мең 725 торак сатып алынган, шуларның 708 млн - федераль бюджеттан. 2023 елда Татарстанның ятим балалар өчен махсуслаштырылган торак фонды 762 торак белән тулыландырылган.
2018 елдан башлап, аренда килешүенең 5 еллык гамәлдә булу вакыты тәмамлану сәбәпле, торак биналарны махсус торак фондыннан соңрак хосусыйлаштыру өчен чыгара башладылар. Бүгенге көндә 1821 фатирның 827се ятимнәр милкенә тапшырылган. Республика милкендә 3 мең 898 фатир бар, алар буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләүне һәм саклануны даими контрольдә тотарга кирәк. 31 муниципаль берәмлектә бурыч 56 млн сумнан артып киткән. Бурычлары булучыларның күбесе эшкә урнашмаган, аларның башка милке юк, шәхси счетларында акчалары юк, шуңа күрә бурычларны түләтү мөмкин түгел.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшенең мөһим юнәлеше булып күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү тора. 2023 елда 2,6 меңнән артык кишәрлек бирелгән. Шәһәр округлары буенча җир җитмәү проблема булып кала. Җир дефицитының 78% ка кадәре Казанга һәм Чаллыга туры килә - 16,5 меңләп кишәрлек җитми. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикага Биектау районында һәм Казан шәһәрендә федераль массивлар белән идарә итү вәкаләтләре тапшырылды. 5 мең участоктан 2,7 меңе формалаштырылган. Казанның барлык чиратта торучыларны кишәрлекләр белән тәэмин итү өчен ким дигәндә 1 мең гектар кирәк. Чаллы буенча барлык чиратта торучыларны кишәрлекләр белән тәэмин итү өчен ким дигәндә 900 га кирәк. Чаллы белән Тукай районы белән үзара килешкән очракта, кишәрлекләрне сайлау мөмкин була.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ведомство хәл итәргә тиешле берничә мөһим бурычны билгеләде. Мәсәлән, 1 гыйнвардан Милли киңлек мәгълүматлары системасы (НСПД) сәнәгать файдалануына кертелде. Республика Рәисенең сүзләренә караганда, бу Татарстан өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә бик мөһим проект, ул Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бу инде соңгы 3 елда уңышлы гамәлгә ашырылган икенче пилот проект, ул җир һәм күчемсез милек турында тулы мәгълүматны үз эченә алган бердәм ресурс булдыруга юнәлдерелгән. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге эш нәтиҗәләрен күчемсез милек базарында катнашучыларның агымдагы эшчәнлегендә кулланырга кирәк.
Шул ук вакытта бүгенге көндә пилот проектта каралган барлык чаралар да тәмамланмаган. ТР Рәисе Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына Росреестр идарәсе һәм җирле үзидарә органнары белән берлектә күчемсез милек объектлары милекчеләрен ачыклау эшен тәмамларга һәм капиталь төзелеш объектларына аерым игътибар бирергә йөкләде.
Шулай ук пилот проектын гамәлгә ашырганда, республикада шактый күп хуҗасыз объектлар һәм закон нигезендә хуҗалары үлеп, дәүләт мөлкәтенә күчергә тиешле мөлкәт ачыкланган. "Министрлыкка башлыклар белән берлектә әлеге объектларны муниципаль милеккә рәсмиләштерү, шулай ук кулланылмый торган барлык объектларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү эшен алып барырга кирәк. Бу - җирле бюджетны тулыландыру мөмкинлекләренең берсе", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Республика Рәисе авария хәлендә булган дәүләт һәм муниципаль милеккә (70 мең кв.м. артык) аерым игътибар бирергә һәм әлеге проблеманы хәл итү буенча тәкъдимнәр, шул исәптән җир законнарына үзгәрешләр кертү юлы белән тәкъдим итәргә чакырды.
Категорияне үзгәртү һәм авыл хуҗалыгы җирләрен һәм сәнәгать билгеләнешендәге җирләрне рөхсәт ителгән куллану мәсьәләсе кискен тора. "Монда бездә каты система булырга тиеш: кемгә, кайчан, нинди бурычларга җир бүлеп бирәбез. Җирләрне күчерергә кирәк булган һәр тәкъдим ителгән проектны җентекләп анализларга кирәк", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү өлешендә зур эш башкарылган: "Бу - муниципалитетлар, республика керемнәре. Хөкүмәткә кадастр бәясеннән салым салына торган капиталь төзелеш объектлары исемлеген киңәйтү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк".
Шулай ук республика Рәисенең өстенлекле бурычлары арасында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә коррупцияне профилактикалау, муниципаль мөлкәт өчен аренда хакы буенча бурычларны киметү, торак пунктлар чикләрен билгеләү буенча эшләрне тәмамлау, күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә алу, муниципаль һәм дәүләт мөлкәтенең тулы исемлеге булган бердәм системаны гамәлгә кертүне атады.