Татарстан Премьер-министры: Республикада янгын-коткару спортын үстерүгә зур игътибар бирелә

24.01.2024

Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына янгын-коткару спорты буенча XIX Бөтенроссия ярышларын ачуда катнашты. Чара Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе спорт манежында узды.

Турнир 2004 елдан бирле тарихынын дәвам итә һәм янгыннан коткару спорты программасының өч төре буенча үткәрелә: киртәләр полосасы, штурм баскычы һәм икеләтелгән көрәш. Җиңүчеләрне команда һәм шәхси беренчелекләрдә билгелиләр.

Алексей Песошин ассызыклаганча, әлеге ярыш - профессиональ, техник һәм гамәли спортның чын бәйрәме. "Янгын-коткару спорты - батырлык, көч, җитезлек һәм физик чыдамлык кына түгел, ә шулай ук командада эшләү осталыгы, теләсә кайсы вакытта бәлагә тарган кешеләргә ярдәмгә килергә әзерлек тә ул. Бу спорт кына түгел - бу һөнәри әзерлекнең бер өлеше, шуңа күрә ул һәрвакыт кирәк булачак», - диде ТР Премьер-министры.

Ул Татарстанда илне теләсә кайсы дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы тәкъдим итәргә мөмкинлек бирүче искиткеч спорт инфраструктурасы булдырылуын билгеләп үтте. Республикада янгын-коткару спортын үстерүгә зур игътибар бирелә.

"Татарстанның янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары Россия чемпионатларында һәм халыкара турнирларда катнашалар, күп тапкырлар төрле ярышларда призерлар һәм җиңүчеләр булдылар. Быелгы ярышлар да сезнең өчен алга таба спорт һәм профессиональ казанышларга этәргеч булыр дип ышанам", - дип ассызыклады Алексей Песошин.

Казандагы ярышларда 16 команда катнаша. Бу: Идел буе федераль округының 10 җыелма командасы (Марий Эл Республикасы, Башкортостан Республикасы, Мордовия Республикасы, Чуаш Республикасы, Түбән Новгород, Киров, Ульяновск, Самара өлкәләре, Татарстан Республикасы), шулай ук Санкт-Петербург шәһәре, Оренбург, Төмән һәм Свердловск өлкәләре, Коми Республикасы, Пермь һәм Приморье крае җыелма командалары.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.