Татарстанда 2023 елда «Мәдәният» илкүләм проектына 1,595 млрд сум акча юнәлтелгән. Шуларның 692 млн сумы - федераль бюджеттан һәм 393 млн сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.
Брифинг «Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы йомгаклары һәм 2023 елда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында» темасына багышланды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә "Сетевая компания" АҖ Директорлар советы утырышы узды
Директорлар советы утырышында компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре, компаниянең 2023 елның 9 аенда капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру, «Сетевая компания» АҖнең 2023-2024 елгы җылылык бирү сезонын үтәргә әзерлеге, шулай ук сакчыл җитештерү концепциясенә нигезләнгән «Энергия» җитештерү системасын үстерү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абай өлкәсе (Казахстан) Хәкиме Нурлан Уранхаев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин 2023 ел нәтиҗәләре, шулай ук ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең киләсе 2024 елга планнары турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Промышленные технологии» холдингы генераль директоры Валерий Шадрин белән очрашты.
Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Профессионаллар" һәм "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча чемпионат хәрәкәтләре җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Очрашу Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында узды.
Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Казан (Идел буе) федераль университетының 6 нчы тулай торагында булды.
КФУ тулай торагы Гадел Кутуй урамында 2 нче йортның 2 нче корпусында (Казан) урнашкан.
Татарстан белән «Бердәм Россия» партиясен күптәнге хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бәйли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов С. Сәедгалиев исемендәге мәдәният йортында партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 35 нче конференциясендә белдерде. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Бердәм Россия» Үзәк Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Сидякин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Безнең өчен бу үзенчәлекле көн, без төрле елларда һәм чорларда халкыбызны яклаган, батырлык һәм хәрби каһарманлык үрнәге булып хезмәт иткән һәм хезмәт итүче кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы кабул итүдә белдерде.
Чара Казан Кремленең Пушечный дворында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кече хуҗалык рәвешләре продукциясен сатуны оештыру турында сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикасының барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.