Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Төбәк өчен актуаль булган кайбер юнәлешләр буенча багланышлар мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов катнашты.