Бохарага (Үзбәкстан) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Бохара өлкәсе Хакиме Ботир Зарипов белән бергә, «Бохара сәнәгатен үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы төзелеше мәйданчыгында булды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан сәнәгать паркын төзү барышында Үзбәкстан коллегаларына консультацияләр бирә. Бүгенге көндә Бохарада булачак сәнәгать паркы территориясендә гомуми мәйданы 93 мең кв. м булган ике җитештерү корпусы төзелә. Файдалануга тапшыруның планлы срогы - 2025 елның 2 кварталы. Киләсе елда сәнәгать паркы территориясендә полимер торбалар һәм ПЭТ-сүс җитештерүне җәелдерү планлаштырыла.
Татарстан Рәисе Бохара өлкәсе Хакиме Ботир Зарипов белән очрашу барышында Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкләр арасында үзара партнерлыкны ныгыту мөмкинлекләренә югары бәя бирде.
"Без Шәүкәт Миромон улы Мирзиеёвка Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлеген үстерүгә аерым игътибар биргәне һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер булуы өчен рәхмәтле", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Үзбәкстан белән хезмәттәшлек актив үсә, сәүдә-икътисадый элемтәләр ныгый, үзара визитлар үткәрелә. Аерым алганда, Үзбәкстан Президенты быел Казанда ике мәртәбә булды.
Аннары яклар «Бохара сәнәгатен үстерү комплексы» сәнәгать паркын үстерү, шул исәптән булачак резидентлар өчен белгечләр әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, безнең илләр җитәкчеләре Бохара һәм Навои өлкәләрендә яңа проектларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирәләр.
"Бу әһәмиятле уртак проектлар - илләребезнең партнерлыгын ныгытуга яхшы өлеш кертү. Без аларны дәүләтара хезмәттәшлек мәнфәгатьләрендә иң югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырырга тиеш", - диде Татарстан Республикасы Рәисе.