Әзәрбәйҗан Президенты Татарстан Рәисенә «Достлуг» орденын тапшырды

17.12.2024

Бүген Әзәрбәйҗан Президенты Илһам Алиев Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка «Достлуг» («Дуслык») орденын тапшырды. Искәртәбез, Республика Рәисе Бакуда эш сәфәрендә.

Орден белән Әзәрбәйҗан Республикасы белән чит дәүләт арасында дустанә, икътисади һәм мәдәни багланышларны үстерүдәге аерым казанышлары, халыклар дуслыгын ныгытуга аерым өлеш кертүләре, илләр, төбәкләр арасында тынычлык һәм тотрыклылык урнаштырудагы күренекле казанышлары өчен Әзәрбәйҗан һәм чит дәүләтләр гражданнары бүләкләнә. 

"Сез безнең элемтәләрне ныгыту өчен бик күп эшлисез. Татарстанның тугандаш халкына уңышлар һәм чәчәк атуын телим", - дип билгеләде Илһам Алиев. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Әзәрбәйҗан белән Татарстан арасындагы күпьеллык дуслыкка Гейдар Алиев белән Минтимер Шәймиев арасындагы җылы шәхси мөнәсәбәтләр ярдәм итә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте