Татарстан Республикасы Рәисе Үзбәкстанга килде

17.12.2024

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бохара шәһәренә (Үзбәкстан Республикасы) эш сәфәренә килде.

Визиты барышында республика Рәисе «Бохара сәнәгатен үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы төзелеше мәйданчыгында булачак.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов өлкәХакиме белән очрашырга һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруның агымдагы мәсьәләләре турында фикер алышырга планлаштыра.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.